Тыл ветеранына махсус бүләк тапшырды
Бөек Җиңүнең 76 еллыгына “Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” коллективы ныклап әзерләнде. Ветераннарыбызны кайгырту безнең изге бурычыбыз, ә алар үз чиратында коллективның хөрмәтен даими тоеп яши.
“Татмедиа” АҖ филиалының “Минзәлә-информ” җитәкчесе-баш мөхәррире Илдус Шагиев Бөек Җиңү бәйрәме көнне тыл ветеранының хәлен белде. Агрофена Гавриловнаның өенә барып күрешеп сөйләште, сәламәтлеге, тормышы турында сорашты. Минзәлә типографиясендә 1982- 1986 елларда намуслы хезмәт куйган бердәнбер тыл ветераны Агрофена Закированы 9 май-Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан кайнар тәбрикләде, бәхет, сәламәт тормыш, бәрәкәтле озын гомер һәм гаилә бәхете теләде. –Сугыш елларында зур авырлыклар күреп, Бөек Җиңүне якынайтуга зур тырышлык куеп эшләгәнсез, аннан соң да илебезне аякка бастыруда намуслы хезмәтегезне кызганмагансыз, диде ул. Җитәкче заманында үзе белән эшләгән ветераннарыбызның хәлләрен даими белеп тора, тормышлары һәм яшәешләре белән кызыксына.Тыл ветеранына тәмләп чәй эчү өчен зур пакетка тутырылган төрле тәм-томнар, азык-төлек бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев