Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Урыс авыл җирлегендә шахмат турниры булды

Танылган тренер Азат Шагалиев авылларда да шахмат хәрәкәтен “уята” башлады.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Рәфкать Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге җирлектә яшәүче яки аның белән туганлык җепләре аша бәйле булган шахматчылар арасында турнир үткәрелде.

Ильмира Аксюкова, Урыс авыл җирлеге башлыгы

- Әлеге идея Тупач авылында Фәрит Салихов тарафыннан үткәрелгән шахмат ярышыннан соң барлыкка килде. Җирлегебезнең терәге, эшмәкәр Илгиз Загиев һәм мәктәп коллективы әлеге идеяны хуплап алгач, “Урусовский-2023” турниры үткәрергә булдык.

Турнир башланыр алдыннан концерт номерлары күрсәтелде: мәктәп укучылары Азалия Мөхәммәтшина, Сөмбел Загиева бию, ә мәктәпнең ТИН һәм инглиз, немец телләре укытучысы Марат Бәдриев (ул үзе дә турнирда катнашты) җыр белән чыгыш ясады.

Ачылышта ярышка җыелган шахматчыларны Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова, Минзәлә районы яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Фаяз Хизбуллин, Рәфкать Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илдус Мәүҗиев, турнирның химаячесе Илгиз Загиев (ул да ярышта үзенең шахмат буенча осталыгын сынап карады) сәламладылар. Ярышларның баш судьясы районның танылган шахмат тренеры Азат Шагалиев булды. Шәһәрдә шахмат хәрәкәтенә җан өргәч, ул хәзер авылларда да әлеге спорт төрен үстерү өстендә планнары белән уртаклашты. Якын киләчәктә авыл җирлекләре арасында да ярыш үткәрергә җыенганын әйтте.

Урыс мәктәбе педагогы Наилә Ситдикованың тырышлыгы турында да аерым әйтеп үтелде: ул биредә барлык  1-7 сыйныф укучыларын шахмат уенына өйрәтә, алар район һәм республика ярышларында уңышлы чыгыш ясыйлар.

Реклама

Барлыгы 22 кеше катнашкан ярышта беренче урынны Фрид Ситдыйков яулады. Икенче урынга Георгий Ковалев лаек булды. Өченче урында Илдан Сафин калды.

Аерым номинацияләрдә: хатын-кыз катнашучылар арасында Айгөл Загиева, 2010 елгы һәм аннан яшьрәк катнашучылар арасында Сәйман Мингалимов 1 урыннарга лаек булып, ә Ралина Әхмәтова иң яшь катнашучы буларак бүләкләнделәр.

Шулай ук һәр катнашучыга истәлеккә бүләкләр, ә иң кечкенә шахматчыларга тәмле приз - шоколадлар бүләк ителде.

Фотогалерея - Турнир по шахматам "Урусовский -2023"

Турнирдан видеоязмаларны безнең https://t.me/smi_menzela каналында карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев