Вакцина ясатмаган минзәләлеләр концертка дигән билетларын кире тапшырдылар
"Мунча ташы" тамашалары алдагы елларда шыгрым тулы залларда үтә иде.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Быел тамашачы залның дүрттән берен дә тутырмаган иде.Ковидлы заманда яшибез.Былтыр тамашага бөтенләй рөхсәт бирелмәгән иде.
Концерт миниатюралары тирән эчтәлекле һәм кызыклы булды, шуңа залның буш булуы артистлар кесәсенә сугу белән беррәттән тормыштагы сорылыктан арыну мөмкинлеген дә киметте.
Гамил Әсхадулла:
- Куар- код кертү шактый тамашачыга билетларын кире тапшырырга мәҗбүр иткән.Заманы шундый, фәкать вакцина гына зәхмәттән котылу мөмкинлеге тудыра.Киләсе концертларыбызда исән-сау очрашырга язсын.
Минзәләдәге беренче концерт яңа шартларда үтте.Таләпләрнең катгыйлануы прививка кабинеты янында чиратны шактый озайтты.
Корпоратив видеоконференция вакытында бер хезмәттәшебез ачыргаланып , вакцина буенча таләпләр моннан ике ай элек катгыйланса, туган апам исән булыр диюе күңелгә тиде.
Мин бер язган идем инде, вакцинасыз кешеләрнең борын төбендә ишекләребезне ябып куяр көннәр киләчәк, диеп. Кичәге концерт шуның беренче сигналы булды.Вакцинацияләү темпы шулай түбән булса, ишекләрне ябып кую гына түгел килгән кешеләр каршында биккә саласы булмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев