Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Хуҗәмәт авылы артистлары Актаныш районында хәйрия концерты күрсәттеләр

Бу инде аларның мобилизацияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән дүртенче чыгышлары

Минзәлә районы Хуҗәмәт авылы мәдәният йорты каршында оешкан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар коллективы Актаныш районы Әнәк авылында,, Язлар моңы"дип аталган хәйрия концерты куеп кайтты

Бу инде хуҗәмәтлеләрнең дүртенче концерты. Моңа кадәр Минзәлә районының Түбән Тәкермән, Югары Тәкермән, Тукай районы Абдул авылында чыгыш ясап кайттылар.

Өч сәгатькә якын сузылган эчтәлекле шигырьләр,матур җырлар, дәртле биюләр, юморлы сәхнә күренешләре белән үрелеп барган концертны тамашачы аягүрә басып алкышлады.

Реклама

- Хәйрия концертыннан кергән акчалар мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә тотылачак.Концертка килеп, безнең изге ниятебезгә үз өлешләрен керткән тамашачыларның һәммәсенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, - дип хәбәр итте Хуҗәмәт авылы мәдәният йорты директоры Наилә Вәлиева.

Фотографияләр Хуҗәмәт авылы мәдәният йорты арихивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев