Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Хуҗәмәттә ГТО тапшыру өчен спорт мәйданчыгы ясалды

Аны тантаналы рәвештә Республика көненә ачачаклар

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Хуҗәмәттә күптән түгел яңа спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Аны «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында ясадылар. Әлеге объектның үзенчәлеге — биредә шөгыльләнүчеләргә ГТО нормативларын тапшырырга әзерләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. 

— Мондый спорт мәйданчыклары ГТО тапшыру буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән, рейтинглары югары булган районнарда гына ясала. Төп шарт — спорт объекты авыл җирлегендә урнашкан булырга тиеш, — дип хәбәр итте «Минзәлә -информ» га Минзәлә районы яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин. 

Аның сүзләренчә, Хуҗәмәттә спорт мәйданчыгын мәктәптә укучы балалар аеруча күп булган өчен ясарга булганнар. Спорт мәйданчыгы рәсми, тантаналы рәвештә кулланылышка 30 августка — Республика көненә тапшырылыр дип көтелә. Шулай да Хуҗәмәт авыл җирлеге советы хәбәр иткәнчә, әлеге мәйданчык төрле яшьтәге авыл халкы өчен яраткан ял итү урынына әйләнергә өлгергән инде. Биредә алар спорт белән шөгыльләнәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар. Аеруча җәйге каникул чорында балалар, яшьләр өчен төрле кызыклы чаралар үткәрелә. 

Алдарак без шәһәрдә чыгарылыш сыйныф укучыларына ГТО нормативларын уңышлы тапшырганнары өчен алтын знаклар тапшырылуын хәбәр иткән идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев