Яңа компьютер классы Коноваловка мәктәбе укучылары алдында зур мөмкинлекләр ача
Узган ел мәктәпкә капиталь ремонт ясаган оешма компьютерлар бүләк итте.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Алексей Горячев исемендәге Коноваловка төп мәктәбендә яңа компьютер классы ачылды.
Балаларны әлеге тантаналы вакыйга белән котларга Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев килделәр.
- Быел республикабызда Цифровизация елы дип тә игълан ителде. Хәзер яңа компьютерлар булгач, биредә укучы балалар алдында информатиканы тирәнтен өйрәнү буенча зур мөмкинлекләр ачыла. Алданрак Югары Тәкермәндә, Минзәләнең 1 нче урта мәктәбендә менә шушындый компьютер класслары ачылган иде. Үзара тәҗрибә алышып эш итсәгез, бик яхшы булыр, - диде Айдар Салахов.
Мәктәпкә әлеге яңа классны җиһазлау өчен 11 компьютер, 1 күпфункцияле җайланма – аерым линия буенча тоташу буенча интернет-үзәкне узган ел шушы мәктәпкә капремонт ясаган ООО Ядран-Строй генераль директоры Геворг Априкян бүләк итте.
Балалар кунакларны иҗади номерлар белән каршы алдылар, үзләре ясаган йөрәк формасындагы открыткаларын бүләк иттеләр. Мәктәп директоры Азат Гәрәев район җитәкчелегенә һәрвакыт ярдәм итеп торулары өчен рәхмәтен белдерде. Информатика укытучысы Екатерина Волкованың да яңа компьютер классы барлыкка килгәч, балалар it-технологияләрне тагын да зуррак кызыксыну белән өйрәнә башлаячакларына һәм алар арасында киләчәктә шушы юнәлеш буенча һөнәр сайлаучылар артачагына ышанычы зур.
Мәктәп өчен әлеге тантаналы вакыйга турында видеороликны безнең “Мензеля-информ” ютуб-каналында карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев