Яңгырларның файдасы: Минзәлә базарында гөмбә белән сату итәләр
Базарда бакча һәм табигать нигъмәтләре сатуга чыкты.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Быелгы күпләп яуган яңгырлар гөмбәнең мул булып үсүенә китерде. Урынын белгән кешеләр рәхәтләнеп җыя, үзеннән артканын сатуга куя. Әйтик, 5 литрлы чиләктәге ак гөмбә өчен 500 сум сорыйлар.
Яшь бәрәңге дә сатуга чыккан, әлегә безнең җирдә үскәне түгел, билгеле. Краснодар ягыннан. 5л чиләктәге бәрәңге – 300 сум.
Базар бәяләре хакында тулырак “Минзәлә” район газетасыннан укып танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев