Җәяүлеләр сукмагына киртә койма куялар
ПКФ”Автострой” ҖЧҖнең эшчеләре Чаллы трактындагы җәяүлеләр сукмагы янына киртә койма куя башладылар.
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Алар киртә койма кую өчен башта 40-50 сантиметр тирәнлектә чокыр казыйлар, һәр ике метр саен багана утырталар, аннары шул койма киртәне баганаларга беркетеп баралар. Барысы 162,5 метр озынлыкта киртә койма куелды. Мастер Алексей Треногин җитәкчелегендәге эшчеләр иртәдән кичкә кадәр хезмәт куялар. Бу киртәләр җәяүлеләрне юл һаләкәтеннән саклау өчен куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев