Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Ярминкә өчен көне дә шәп булды

Шәһәрнең беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсендә товар алып чыккан һәркем үз товарын сатты. Иң арзан бодай белән“Салихов” КФХсы сәүдә итте, алар бодайның центнерын 1600 сумга тиз арада 10 тоннаны сатып та бетерделәр. Бу КФХның ярминкәгә зур әзерлек белән килүен дә билгеләп үтәргә кирәктер.

(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ")

Ярминкә иртән иртүк сәгать 7 тулганчы башланып китте. КФХлар, эшкуарлар, хуҗалыклар, авыл җирлекләре үзләрендә җитештерелгән продукцияне төяп алып килгәннәр.   “Калморза” хуҗалыгы итне 340-370 сумнан сатты.”Клешевников” КФХсы  да бодай, арпа да тиз арада сатып бетерделәр. Октябрь мәйданында тезелгән авыр йөк һәм җиңел автомашиналарда ашлыгы да, сөте, балы, мае да бар иде.  Балык участогы 700 килодан артык төрле балык алып чыккан. Район башлыгы Айдар Салахов   сәүдә рәтләрендә сатыла торган продукциянең бәяләре һәм ассортименты белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Айдар Салахов ярминкәнең мул итеп оештырылуна басым ясады, район мәдәният сарае  каршында  ул районыбыз кырларында  үскән бодай икмәгеннән авыз итте. Район мәдәният сарае үзешчәннәре оештырган концертны да карады.

Район башлыгы ярминкәне карап чыкканнан соң ярминкәгә килгән халыкны тәбрикләде:

Реклама

-Быел беренче мәртәбә авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырабыз. Район игенчеләре өчен һава шартлары уңай килмәсә дә , үзебезгә җитәрлек күләмдә ашлыгын җыеп алдык, терлекләргә кыш чыгарлык азык хәерләдек.  Әнә “Дәүләтов” КФХсы ярминкә өчен бәрәңге, суганның бәясен төшереп сата. Аның бәрәңгесе янында мондый чиратның 5 ел булганы юк иде. Мондый ярминкәләрне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Киләчәктә дә үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итеп, яхшы һәм мул тормышта яшәргә язсын.

Бикбау авыл җирлегеннән килгән экологик комплекс җитәкчесе   Рөстәм Шәрифуллин  ярминкәгә кыяр, помидор һәм төрле тәмләткечләр:укроп, кинза,петрушка  үстереп алып килгән. Әнә аннан Иске Матвеевкадан Гөлнара Нуриева  кинза сатып алды. Ул кинза белән суганны маринадласаң бик тәмле була, ди.  “Ягодар” фирмасының  “Салимгараев”  КФХсы төрле рассадалар белән сәүдә итте, рассада сатып алучыларга сатучылар үзләренең киңәшен дә җиткерде. Иске Маҗын авыл җирлеге хәтта куян ите дә алып килгән иде. Куян итенең килосын 400 сум белән сәүдә итте. Тәкермән  авыл җирлегеннән Әлфия Хаматшина алып килгән 10-15 килолы  кабаклар  һәркемне кызыктырырлык булды.   Чулпан  авылыннан  Резеда Якупова бер ярминкәне дә калдырмый, бу юлы ул 20 бройлер тавыгы, 20 баш үрдәкне дә   тиз арада сатып бетерде.  

Ярминкәдә бәяләр халыкны кызыктырырлык булды,   ярминкәдә бәяләр 10 процентка очсызрак иде. Мәсәлән “Муллахметов” КФХсы 1 литр  сөтне-50 сумга, “Дәүләтов” КФХсы бәрәңгене-20, суганны 25 сумга сатты.   Сумкаларын продуктлар белән тутырган  сатып алучылар ярминкә уздыручыларга  җылы сүзләр белән рәхмәт әйтеп кайтып киттеләр. Ярминкәгә КФХлар, эшмәкәрләр үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә шат иде. Әлеге ярминкәдә халыкка авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗы барлыгы күренеп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев