Реклама
Көн темасы
Яз озак килә, диләр халык синоптиклары
Әлегә аларның сүзләре рас килә.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Үткән материалда, аларның сүзләре буенча, кар 16 апрельдә эреп бетәчәк дигән идек, ачык җирләрдә кар калмады бит. Шуңа, аларның сынамышларына нигезләнеп, яз озак килә дияргә батырчылык итәм. Нигезләмәсе дә бар. Былтыр Август игенчеләре бу вакытта борчак чәчкәннәр иде, ә быел җир биләүчеләр бик аз мәйданда гына күпеллык үлән тукландырды. Язның кояшсыз, салкын булуы кыр эшләрен тоткарлавына өстәп, июнь аенда яңгырлар булмас диюләре дә чын- чынлап пошаманга сала.Май аенда җылы, коры көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып бакча культураларын утыртып каласы була..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев