Югары Тәкермәндә ветераннарга медальләр тапшырылды
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. Югары Тәкермән авыл җирлегендә яшәүче 13 ветеранга әлеге медальләр матур бәйрәм чарасы кысаларында җыр-моңга төреп тапшырылды.
“Бөек Җиңүгә-75 ел” дигән юбилей медален район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев тапшырды һәм һәр ветеранга чәчәкләр бүләк итте. Чараның 8 март-Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан оештырылуы әби-бабайларыбыз күңеленә аеруча хуш килде. Әби-бабайларыбызга Югары Тәкермән гомум белем бирү мәктәбе укучылары зур концерт куйдылар, тамашачылар алкышларга күмделәр. Медаль тапшыру тантанасында сугыш чоры балаларын да онытмаганнар, аларны да искә алып үттеләр.
Бу бәйрәм тантанасында Түбән Тәкермән авылында гомер итүче Ләбүдә Мавзетдинова да 90 яшьлек юбилейын билгеләп үтте. Әлеге уңайдан аны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев район башлыгы Айдар Салахов исеменнән тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның котлавын җиткерде, истәлекле бүләгендә тапшырды һәм 100 яшькә җитеп, тагы да очрашырга язсын диде. Авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова да ветеранны авылдашлары исеменнән котлап, исәнлек-саулык теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев