Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

Туган төбәк өчен җан атып торучылар булганда...

ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында танылган галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан Республикасының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” ярдәмендә II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында районыбыз китапханәчеләре дә катнашты. Шуларның берсе – Аю авылы китапханәчесе Вәсилә Әхмәтҗанова белән очрашып сөйләштек.

– Вәсилә Вагизовна, җыен турында, аннан алган тәэсирләрегез хакында тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде.
– Миңа районның бер төркем китапханәчеләре: Әтрәкле авылыннанИлүзә Солтангалиева, Тауасты Байлардан Маргарита Гәрәева, Дәвекавылыннан Гүзәлия Сәхәбединова белән бергә II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында булырга туры килде. Әлеге җыенның максаты – табигый-географик,архитектура-сәнәгать һәм татар халкының тарихи-мәдәни мирасынкуллану, өйрәнү һәм саклау. Аннан алган тәэсирләр бүген дә онытылмый.Тел, милләт өчен җан атып торучы татар милләте вәкилләрен күреп, аралашып, таң калып кайттык.
– Илебезнең башка төбәкләреннән килгән делегатлар белән дә аралашырга туры килгәндер...
– Әйе, Алтай краеннан, Омск шәһәреннән килгән яшьләр шаккаттырды. Томск шәһәреннән бер ханым – Елена Шаукатовна (ул Томск шәһәренеңөлкә татар үзәгендә эшли) белән бүгенге көнгә кадәр интернет аша аралашыпторабыз. Ул гомуми башлангыч шартларында татар теле дәресләре алып барганлыктан, тикшерү өчен кайбер материалларны миңа җибәрә.
Үз чиратымда мин аңа үзебезнең шәҗәрәләрне җибәрдем (бу турыда алдарак тукталырбыз. Авт.). Ульяновскидан, Ярославльдән килгән кунаклар белән аралашырга туры килде. 

Бу хакта тулырак "Минзәлә" газетасының 27 июль, 2018 ел санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев