Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

Минзәлә яшьләре “Агыйдел” форумында катнашты

Кайсы якка гына карасам да, Актанышка илтә юлларым. II Төбәкара интеллектуаль иҗат "Агыйдел" яшьләр форумы. Һәрбер укучы җәйге каникулларны көтеп ала. Мин дә бу җәйне аеруча зарыгып көттем. Чыннан да, җәйге ялларым бик тыгыз үтте: 3-21 июльдә "Сәләт-Раушан" лагеренда булдым, 8-12 июльдә "Сәләт Биләр Форум"ында катнашырга насыйп итте һәм инде...

Кайсы якка гына карасам да, Актанышка илтә юлларым. II Төбәкара интеллектуаль иҗат "Агыйдел" яшьләр форумы.

Һәрбер укучы җәйге каникулларны көтеп ала. Мин дә бу җәйне аеруча зарыгып көттем. Чыннан да, җәйге ялларым бик тыгыз үтте: 3-21 июльдә "Сәләт-Раушан" лагеренда булдым, 8-12 июльдә "Сәләт Биләр Форум"ында катнашырга насыйп итте һәм инде "Агыйдел" форумын да түземсезлек белән көтеп алдым.

Минем "Агыйдел" яшьләр форумы турында күбрәк сөйләп китәсем килә иде, чөнки анда уздырылган мизгелләр онытылмаслык, мәңгегә күңелдә.

II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы 3-9-нчы август көнне, Татарстан Республикасының Актаныш районының Агыйдел елгасы буенда узды. «Агыйдел» форумы интеллектуаль иҗат һәм проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яшьләрне үзенә берләштерде. Форум Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый «Сәләт» Фонды тарафыннан чынга ашырылды.

Без, 3 нче август көнне, иртән иртүк Актаныш районына юл тоттык. Катнашучыларны, теркәлү өчен, "Бүләк" лагерена җыйдылар һәм без автобусларга төялеп Агыйдел елгасы яры буенда урнашкан кечкенә шәһәрчек, "Агыйдел" форумына барып та җиттек. Безне әйдаман-тьюторларыбыз якты йөз белән каршы алды, шул ук минутта без алар белән таныштык, төрле уеннар уйнадык, бер-беребез турында кубрәк белдек.

Беренче көн, әлбәттә инде, катнашучыларны каршы алу һәм палаткаларга урнаштырудан башланды. Көннең икенче яртысы коммуникатив сессиягә -танышу, дуслашу, аралашуга багышланган иде. Быел «Агыйдел» форумында 200-дән артык бала катнашты, алар арасында 150-се Татарстан Республикасының 14 районыннан булган яшьләр. Калган балалар исә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән махсус сайлап алу туры аркылы җыелган. Безнең гимназиядән 9 укучы барган иде: Әкбәрова Лилия, Бәдриева Әлфия, Зәһриева Гүзәл, Фәрдеева Динара, Бәдретдинова Гөлназ, Фәтхуллина Айгөл, Закирова Алия, Мавлютова Лилия һәм мин - Шәрипова Чулпан. Форумның географиясе дә елдан-ел киңәя: былтыргы Самара, Ульяновск кебек Рәсәй шәһәрләре рәтенә, Удмуртия Республикасы, Киров өлкәсе, Кыргызстаннан килгән балалар да өстәлде. Шуңа күрә без, чит төбәкләрдән бик күп дуслар таптык.

4-нче август көнне, уку-укыту программасы старт алды һәм рәсми ачылыш тантанасы гөрләп үтте.

Гомумән алганда, форумның уку-укыту программасы гомум һәм кече сессияләр эшчәнлегенә нигезләнгән. Без проект идарәсе һәм креативлык буенча тренинглар курсы үттек. Әлеге уку-укыту программасын Европа Советы һәм Европа программалары тренерлары алып барды: Наталья Никитина (Түбән Новгород), Наталья Чардымова (Түбән Новогород), Эдуард Оганян, (Түбән Новгород), Юлия Станкевич (Минск), Михаил Бортников (Новосибирск). Форумының башкарма директоры һәм «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна Фельдман сүзләренә караганда: "Быелгы программа - уникаль, ә форум үзе - мөмкинлекләр дөньясы". Башта күбебездә икеләнү хисләре булса да, ахырга таба барыбыз да бер йодрыкка тупланып, үзебез эшләгән проектларны тырыша-тырыша башкалар алдында якладык.

Без, катнашучылар, остазлар белән берлектә проект эшчәнлегенең серләренә төшендек. Гомумсессия барышында проект технологиясен өйрәндек. Аннары инде проектның максат-бурычларын билгели алдык, ресурсларны барладык, план төзедек.
Дәресләрдән бушап торган арада спорт белән шөгыльләнергә дә онытмадык. Мәсәлән: бадминтон, волейбол, футбол, памперсбол һ.б. Көн сан, кич белән, кичке чаралар узды, аларның тематикалары төрле иде. Без җыр-биюгә, сүз сәнгатенә булган осталыкларыбызны да күрсәттергә өлгердек.

Уку-укыту программасы буенча 7-нче август эш-гамәлләр көне иде. Барлык төркемнәр дә хөрмәтле тренерлар, әйдаман-тьюторлар алдында үзләренең проектларын тәкъдим итәргә тиеш булдылар. Минем төркемнең проекты экологик акция "Keep calm and keep clean" - дип атала иде.

Эшләрнең тематикасы гаять күптөрле: кемдер төрек теле дәресләре алып барды, икенчесе радиода эшләде, төрле акцияләр уздырылды, экологик проблемалар да күтәрелде. Нәтиҗә ясап, бер сүз белән әйткәндә, тренерлар да, үзебез дә канәгать калдык.

Форум барышында күренекле шәхесләр белән дә очрашулар бик күп булды. Татарстан Республикасының югары уку йортларыннан килгән вәкилләр катнашында һөнәри юнәлеш бирү ярминкәсе дә уздырылды. Үзебез өчен бик күп мәгълүмат алдык. Шулай ук Актаныш районының "Бүләк" лагере һәм "Агыйдел" форумы катнашучылары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән очрашуда да булдылар. Биредә без Президентыбыз игьтибарына проектларыбызны тәкъдим иттек, үзара тәҗрибә уртаклаштык. "Агыйдел" форумында кунакта мәгариф һәм фән министры Энгель Навап улы Фәттахов та булды. Э.Н. Фәттахов белән очрашу кечкенә генә конференция сымак уздырылды. Без үзебезне кызыксындырган төрле сорауларыбызны бирдек.

Һава шартлары бераз уңайсызлыклар тудырса да, кәефләребез күтәренке иде. Әле кайчан табигать кочагында, палаткаларда йоклар идек.

Кыскасы, "Агыйдел" яшьләр форумы үз максатларына иреште. 7 көн көн күз ачып йомганчы үтсә дә, без үзебез өчен бик күп белем тупладык, төрле төбәкләрдән яңа дуслар таптык. Биредәге егет-кызлар әле кичә генә шундый ят иделәр. Ә хәзер без бер гаилә! Зур дус - тату гаилә! Минем уйлавымча, форумда катнашкан һәрбер сәлкешнең "Агыйдел"гә елдан-ел киләсе килеп торыр.

Җәебез куңелле үткән өчен, районыбызга квота җибәргән мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттаховка мең рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шушы "алтын" исемлеккә эләгүебез өчен мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.С Габдуллинга һәм үзебезнең гимназия укытучыларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"