Реклама
Җәмгыять
Бер горурлык хисе
Без туган җир - ул безнең туган ягыбыз, һәрбер кеше аның тарихын белергә тиеш. Үз ягыңны, аның тарихын белү, димәк, туган як тарихының ил тормышы белән бердәмлеген аңлау, һәр кешенең аңа бәйлелеген тою дигән сүз. Туган шәһәребез үзенең бай тарихы, традицияләре, архитектура һәйкәлләре, күренекле кешеләре белән данлыклы. Бу турыда минзәләлеләр...
Татьяна Усова, пенсионер:
- Шәһәр тарихын беләм, әмма ул кадәр үк җентекләп түгел. Бездән Вахитов, Тарико кебек күренекле кешеләр чыккан. Тарихи һәйкәлләр дә җитәрлек - 1 нче урта мәктәп, педагогия көллияте биналары. Минзәлә кешесе буларак, шәһәр үзәгендәге бульвар матурлыгы белән сокландыра, халыкта ул Куприянов исемен йөртә. Чисталык һәм тәртип Минзәләнең визит карточкасына әверелде.
Гөлфия Хәлимова, гимназия директоры:
- Шәһәребезнең узган тарихы бай. Элек ул үзенең ярминкәләре белән дан тоткан. Екатерина күпере, Пугачев валы кебек тарихи урыннары бар. Әлбәттә, шәһәр тарихын берничә җөмлә белән генә әйтү мөмкин түгел. Минзәләдән бик күп кеше танылу алды, биредә яшәвем белән горурланам. Кайларга гына китсәм дә, сагынып, тизрәк әйләнеп кайтам.
Фәрит Кәбиров, Иркәнәш авыл җирлегендә яшәүче:
- Минзәлә районында яшим, туган як тарихы белән кызыксынам. Танылган шәхесләрдән райкомның беренче секретаре Сабировны, Хәмәдиевны, Владимировны әйтә алам. Минзәлә күпсанлы иске биналары белән данлыклы: "Кызыл магазин", район хакимияте бинасы, мәчет...
Ирина Сыромятникова, студент:
- Шәһәр тарихын беләм дип мактана алмыйм, аңа 231 ел икәнлеге миңа мәгълүм. Биредә архитектура һәйкәлләре бик күп - бүгенге "Купец" кибете, педагогия көллияте бинасы, үзем дә шунда укыйм. Минзәлә матурланды, чистарды.
Юрий Михайлов:
- Бу бай тарихлы шәһәр, биредә элек сәүдәгәрләр яшәгән. Монда яшәвем белән горурланам. Соңгы елларда Минзәлә бик үзгәрде, урамнарыннан узарга рәхәт. Биналар төзек, матур.
Күптән түгел шәһәребезнең Минзәлә елгасына якын тын гына почмагында урнашкан Пионерская урамындагы Бәшировлар йортында булырга туры килде.
Флүрә Мусина
Кайчандыр биредә ирле-хатынлы Сәетмөхәммәт Бәшир улы белән Мөсәббиха Галиулла кызы Бәшировлар яшәгән. Җиде бала үстереп, аларны олы тормыш юлына озаткан алар. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы Сәетмөхәммәт ага якты дөнья белән 77 яшендә, 1988 елда хушлаша, Мөсәббиха әби 97 яшенә җитеп, быел апрель аенда гүр иясе булды. Бүгенге көндә шушы нигездә гомер кичерүче иң төпчек бала - Рәйсә Сәетовна безнең белән әти-әниләренең тормышы, аларның гаилә тәрбиясе турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Кешеләрдәге бөтен матур сыйфатлар гаиләдән - әти-әнидән башлана шул. Бакчадагы агачлар сыман, агачны да ничек утыртасың, ничек тәрбиялисең, җимешен дә шуңа карап аласың бит. 50 елдан артык бергә гомер кичерүче әти-әниләре Сәетмөхәммәт бабай белән Мөсәббиха әбинең дә гомер юллары, гаиләсе күпләргә үрнәк. Алар икесе дә Актаныш якларыннан, Сәетмөхәммәт Иске Сәфәрдән, Мөсәббиха - Иске Айманнан. Сәетмөхәммәт Актанышта колхозлашу елларында ук төзелгән МТСта (ул елларда Калинин районы) тракторчы, аннары тракторлар бригадасын җитәкли. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә алынмый, ләкин илебезне фашист илбасарларыннан тар-мар итүгә тылдагы тырыш хезмәте белән өлеш кертә, бу гына түгел әле - 1943 елның февралендә гаиләсе эшләп туплаган 100 мең сум акчасын самолетлар эскадрильясы төзелешенә бирә. Шуның өчен аның исеменә И.Сталин тарафыннан рәхмәт әйтелгән телеграмма килә.
Кавышуларына 10 ел дигәндә, 1947 елда, гаилә Минзәләгә күченеп килә. Биредә дә тракторлар бригадасын җитәкли. Хезмәт ветеранының соңгы хезмәт еллары Минзәлә сельхозтехникасы белән бәйле. Йорттагы эшләр, балаларны тәрбияләү тулаем диярлек әниләре Мөсәббиха җилкәсенә төшә. Әмма гомерен эштә үткәрсә дә, гаиләдә әти кешенең дәрәҗәсе югары була, әти әйткән сүз шунда ук үтәлә, хөрмәт күрсәтелә, барысы да аңа ошарга тырышып үсә. Әйе, җиде баланың барысы да үзләре үрнәгендә тырыш булып үсеп җитеп, югары белем алып, тормыш сынауларына бирешмичә, үз юлларын тапканннар. Иң олысы - ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәис Сәетовның исеме минзәләлеләргә аеруча яхшы таныш. Ул башта район авыл хуҗалыгы идарәсендә инженер булып эшкә керешә, тиз арада үзен танытып, бик озак еллар буена җитәкче постларда: "Минзә-лә сельхозтехникасы" район берләшмәсе управляющие, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булып эшли, болардан тыш Минзәләнең мактаулы гражданины да. Ул Сельхозтехникада җитәкчелек иткән чорны минзәләлеләр онытырлыкмени? Ник дигәндә, шушы елларда предприятие күтәрелеш чоры кичерә: ныклы һәм куәтле производство базалары булдырыла, шул ук вакытта анда эшләүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту турында кайгыртучанлык күрсәтелә, бигрәк тә торак мәсьәләсен хәл итү буенча күп эшләнә, бихисап йортлар салына. Минзәләдән киткәч Рәис Сәетович Чаллының К-700 заводы директоры, "Кама"АПКда техник директор булып эшли, "Татгазспецремстрой" трестының Чаллыдагы махсус РСУына җитәкчелек итә, Тукай районы хакимияте башлыгы урынбасары була, шушы районның торак-коммуналь хуҗалыгын оештырып җибәрә, хәзерге вакытта да файдалы эштә - ИНЭКАда (КамПИ) автомеханика факультетының укыту лабораториясе мөдире.
Төзүче һөнәрен сайлаган Рафисның да киләчәге өметле була, кызганыч, булдыклы егетнең гомере утыз яшендә өзелә. Аннан кечерәк уллары -инженер белгечлегенә ия булган Разилның тормыш һәм хезмәт юллары Әлмәт районы белән бәйле: байтак еллар хуҗалык җитәкчесе, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, "Татэнерго" берләшмәсенең гендиректор урынбасары булып эшли. 1991 елдан башлап нәселле юртаклар үстерү белән шөгыльләнә, аның юртаклары Россия ярышларында күп тапкырлар җиңү яулады. Разил Сәетмөхәммәтович -авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Почет билгесе ордены кавалеры.
Рәзинә кооператив техникумын тәмамлый, инженер-технолог белгечлеге ала, шушы сайлаган һөнәре буенча сәүдә өлкәсендә хезмәт куя, хәзер Казанда яши. Рәмзия КХТИны уңышлы бетереп, Әлмәттә "Татнефть" ААҖ системасында озак еллар лаборатория начальнигы булып эшли, хәзер лаеклы ялда.
Разыйм автомеханик белгечлеге алып башта Чаллыдагы "Вторчермет" пред-приятиесендә, хәзерге вакытта ЖКХ системасында мастер булып эшли. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Рәйсәнең хезмәт елларының күп өлеше районыбыз белән бәйле: 1979 елда институтны тәмамлагач Калинин исемендәге колхозда, аннары район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш икътисадчы, 2003 елдан алып район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш бухгалтеры булып эшләде, шушы көннәрдә лаеклы ялга чыкты. Ишле гаиләдә үскән балалар хезмәт белән спортны да янәшә күргәннәр: Рәис -оста волейболчы, Разил - чаңгычы була. Разил картиналар ясау белән дә мавыга.
"Без барыбыз да шәхси хезмәтебез белән булдыра алганча җәмгыятебезгә файда китерергә тырыштык. Әтиебез дә, әниебез дә һәркайсыбызның дәрәҗәле эшләрдә эшләвебезне күреп, хезмәтебезгә горурланып, бездә хезмәт сөючәнлек, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек кебек сыйфатлар тәрбияләүләренә сөенеп яшәделәр. Әти-әниле булу, аларның тәрбиясендә үсү - чиксез бәхет ул. Беркем дә әти таянычыннан, әни назыннан, аның ягымлы карашын тоеп яшәү бәхетеннән мәхрүм булмасын иде", ди Рәйсә.
Әнисенең гүр иясе булуына санаулы көннәр генә әле, шуңа да сүзебез күбрәк Мөсәббиха әби турында барды. Ул 1956 елда Iдәрәҗә Ана медале, 1958 елда IIIдәрәҗә Ана даны ордены белән бүләкләнә. "Бары тик аз белемлеләр мәктәбендә генә укыса да, әниебез бик тә зиһенле, зирәк иде. Ил, дөнья вакыйгалары турында хәбәрдар булды, барлык матбугат белән танышып барды, гарәпчәсен дә онытмады. Соңгы көненәчә динне хөрмәт итеп яшәде. Дини китаплар да күп укый иде, белгәннәрен башкалар белән теләп уртаклашты. Үзенчәлекле гөл үстереп дисбеләр ясый, шуларны башкаларга бүләк итәргә ярата иде. Әниебез Мөсәббиха безгә карата таләпчән булса да, ул безне тырыш, сабыр, башкаларга карата кайгыртучан булырга өндәде, булганына шөкер итеп яшәргә өйрәтте. Шуңа барыбыз да тырыш булып үскәнбездер инде. Олыгайгач та безнең эшләребез, уңышларыбыз турында сораштырып, тормышыбыз белән кызыксынып, киңәшләрен биреп торды. Гаилә тәрбиясенә бик җитди карады, әмма беркайчан да балаларының гаилә тормышына тыкшынмады, шул ук вакытта барыбызны бергә җыеп, туплап тотты, гаилә дуслыгына зур әһәмият бирде. Күрше-тирә белән дә мөнәсәбәтләре яхшы булды, төрле милләт гаиләләре белән аралашып яшәде", дип сүзен дәвам итте Рәйсә Сәетовна. Мөсәббиха әби дөньяга ничектер үзгә карашта торган, һәр сүзнең мәгънәсен бик төптән уйлый, мәкальләр, әйтемнәр куллана торган булган. Еш әйтә торган кайбер сүзләрен соңгы елларда аның белән бергә яшәүче кызы Рәйсә блокнотына язып куйган. Әйтик, "Дөнья авыр, диләр, ә кем күтәреп караган аны?", "Җан биргәнгә - җүн биргән", "Күп сүз аркаңа таяк тидерер"...
Җәйгелектә Бәшировлар йорты бала-чага тавышыннан гөрләп торган, ул һәм кызлары белән яраткан әбиләре янына оныклар җыелышкан. Әбиләре янында кайнашып, бакчада эшләп, алар физик яктан да, рухи яктан да ныгып киткәннәр. Тырыш һәм намуслы хезмәт юлы үткән бабалары, бар яктан үрнәк булган әбиләре исән булсалар, бүгенге көндә балаларының гына түгел, оныклары ирешкәннәргә дә куанып туймаслар иде. Балалар гына түгел, оныклар да бабалары юлын лаеклы дәвам итәләр. Әйтик, оныкларының иң өлкәне - Раил "Агросилагруп"та техник директор. Әтиләре Сәетмөхәммәт ни өчендер җиде бала арасында табиб булуын теләгән. Алар арасында әлеге һөнәрне сайлаучы булмаган, аның урынына оныклары арасында табиблар бар. Казан медицина университетын тәмамлап хәзерге вакытта Тукай ЦРБсында баш табиб урынбасары булып эшләүче Ринат, Казан хастаханәләренең берсендә анестезиолог-реаниматолог булып эшләүче Равил бабаларының шушы хыялын тормышка ашыручылар.
Менә шулай гомер сукмаклары буыннардан буыннарга күчә бара. Бәшировларның да буыннар чылбыры -нәсел җебе өзелмәсен, дәвамлы булсын, ә аны дәвам итүче оныклар матур һәм игелекле эшләре белән тирә-юньдәгеләрне куандырып яшәсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев