Реклама
Җәмгыять
Бикбау Сабан туе яңа урында узды
Бикбау Сабан туе быел яңа урында - киң һәм иркен атауда узды. Авылга кайткан кунаклар тагын бер зур яңалык - Сабантуй мәйданына алып төшүче Садовая урамы юлының күтәртелеп, аңа комлы таш җәелүен зур сөенеч итеп кабул иткәннәрдер. Ул көнне Сабантуй мәйданы гөрләп торды: өлкәннәр дә, балалар да уеннарда бик актив...
Бикбау Сабан туе быел яңа урында - киң һәм иркен атауда узды. Авылга кайткан кунаклар тагын бер зур яңалык - Сабантуй мәйданына алып төшүче Садовая урамы юлының күтәртелеп, аңа комлы таш җәелүен зур сөенеч итеп кабул иткәннәрдер.
Ул көнне Сабантуй мәйданы гөрләп торды: өлкәннәр дә, балалар да уеннарда бик актив катнаштылар, биеделәр, җырладылар, тәм-томнар белән сыйландылар. Уеннарга чыккан беркем дә бүләксез китмәде. Ә бүләкләрне Бикбау авылында туып үскән авылдашлар исә үзләре иганәчелек итте.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары бәйрәмне күңелле итеп алып бардылар, җыр-биюләре, шаян сүзләре, кызыклы инсценировкалар белән халыкның кәефен күтәрде.
Мәйдан тирәли сәүдә рәтләре эшләде, шашалык пеште, чәй кайнады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев