Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Раштуа (Христос туган көн)

7 гыйнварда православие христианнары Раштуаны (Рождество Христово) - Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Иисус Христос (Гайсә Коткаручы) туган көнне билгеләп үтәләр.

Кешелек тарихын үзгәртүче шушы вакыйгага ике мең ел вакыт узса да, Раштуа бәйрәме ел саен кабат күңелләребезне шатлыкка күмә. Бәйрәмне христианнар пост (ураза)тотып каршылыйлар. Аның аеруча соңгы көне, 6 гыйнвар - бик кырыс, дини кешеләр күктә төнге беренче йолдыз кабынганчыга кадәр пост тоталар.

Раштуа бәйрәмен ничек каршыларга соң? Әлбәттә, бу изге көнне православие храмына барып каршыласаң яхшырак, анда барып бәйрәмне йөрәгең белән тою кирәк. Минзәлә храмнарында Раштуа алдыннан һәм шушы көнне бәйрәм гыйбадәтләре үтә. Христос туган көннән алып Богоявлениягә кадәр (7сеннән 18 гыйнварга кадәр) Святки - изге көннәр башлана. Бу көннәрне туганнарның, якыннарның, шулай ук авыру, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең хәлләрен белешәләр, кунакка йөрешәләр, бүләкләр бирешәләр.

Кадерле минзәләлеләр, барыгызны да Раштуа бәйрәме белән котлыйм, күңелләребезнең изгелекләр белән тулып торуын, җиһанда тынычлык тантана итүен, һәр гаиләгә иминлек, бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев