Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Терекөмеш йоткыч” контейнерлар

Чаллы - составында терекөмеш булган калдыкларны утильләштерү проблемасын хәл итүче Россиядә беренче шәһәр.

Билгеле булганча, ватылган градусникларны һәм батарейкаларны чүп савытларына ташларга ярамый. Шул рәвешле без экологиягә зур зыян китерәбез. Сез бу турыда беләсезме? Шуннан..? Нәрсә эшли алабыз соң, аларны өйдә саклау тагын да куркынычрак. Шулай итеп терекөмеш калдыклары чүп савытларына барып эләгә. Хәзер бу проблеманы хәл итү юлы бар. Моннан ике ай чамасы элек Чаллыда составында терекөмеш булган калдыклар өчен контейнерлар хасил булды. Әфлисүн төсендәге шундый 12 ящикны алар исәпләү үзәкләре яннарына урнаштырып куйганнар. Бу контейнерларга люминесцент лампалар, термометрлар һәм батарейкалар салырга була. Шунысы бар, калдыкларны җыеп утильләштергән өчен без аларга үзебез түләргә тиеш, ягъни түләү квитанцияләрендәге "утилизация бытовых отходов" дигән тарифка 1 июльдән якынча 28 тиен өстәлә, дип яза "Вечерние Челны" газетасы.
Р.S. Экология, чисталык турында кайгыртучылар Чаллыга барганда составында терекөмеш булган зарарлы калдыкларны шунда алып бара ала.
Контейнерлар Чаллыда түбән-дәге адреслар буенча куелган:
ГРЦ, Новый город, 17/10;
РРЦ №1, ЗЯБ 15/ХVI;
РРЦ №2, Новый город, 39/10;
РРЦ №3, Новый город,42/24;
РРЦ №4, Новый город,49/03;
РРЦ №5, Новый город,56/20;
РРЦ №6, п.ГЭС, 8/7;
РРЦ №7, Новый город, 17/01;
РРЦ №8, Новый город, 50/11;
РРЦ №9, Новый город, 2/07;
РРЦ №10, Новый город, 52/20;
РРЦ, ГЭС, 8/22.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев