Шәфкать туташы
Ишек ачып керә палатага Ак халатлы шәфкать туташы. Аямыйча үзен хезмәт итә, Көне төнгә килә тоташып. Кояш кебек балкып укол ясый, Керфегеннән нурлар коела. Керфекләрен сирпеп бер караса, Авыртмаган кебек тоела. Ак халатлы туташ, сине көтәм: Палатага кайчан керәсең, Зәңгәр күзләреңне кыса төшеп, Хәлләрегез ничек, диясең. Хәлләр яхшы, юк авырткан...
Ишек ачып керә палатага
Ак халатлы шәфкать туташы.
Аямыйча үзен хезмәт итә,
Көне төнгә килә тоташып.
Кояш кебек балкып укол ясый,
Керфегеннән нурлар коела.
Керфекләрен сирпеп бер караса,
Авыртмаган кебек тоела.
Ак халатлы туташ, сине көтәм:
Палатага кайчан керәсең,
Зәңгәр күзләреңне кыса төшеп,
Хәлләрегез ничек, диясең.
Хәлләр яхшы, юк авырткан җирем,
Ак халатлы шәфкать туташы.
Рәхмәт сиңа, гүзәл туташ, диеп,
Кулларыңнан килә сыйпыйсы.
Дәвалыйсың безне син елмаеп,
Шифа бирә яхшы сүзләрең.
Авырулар өчен борчылганны
Әйтеп тора зәңгәр күзләрең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев