Бөтендөнья Татар конгрессы корылтаенда Роберт Шәймарданов һәм район башлыгы Айдар Салахов катнаша
Бүген башкалабыз Казанда Бөтендөнья Татар конгрессы корылтае башланды. Аның эшендә безнең районнан Бөтендөнья татар конгрессының Минзәлә җирле бүлекчәсе җитәкчесе, корылтайга делегат Роберт Шәйхел улы Шәймарданов һәм район башлыгы Айдар Салахов катнаша. Түбәндә корылтай алдыннан Роберт Шәймарданов белән уздырылган әңгәмә тәкъдим итәбез. Милли тәрбия балалар бакчасыннан башланса иде Бөтендөнья Татар конгрессы...
Бүген башкалабыз Казанда Бөтендөнья Татар конгрессы корылтае башланды. Аның эшендә безнең районнан Бөтендөнья татар конгрессының Минзәлә җирле бүлекчәсе җитәкчесе, корылтайга делегат Роберт Шәйхел улы Шәймарданов һәм район башлыгы Айдар Салахов катнаша.
Түбәндә корылтай алдыннан Роберт Шәймарданов белән уздырылган әңгәмә тәкъдим итәбез.
Милли тәрбия балалар бакчасыннан башланса иде
Бөтендөнья Татар конгрессы корылтае 2-6 август көннәрендә үтәчәк. Быел корылтайны 6 нчы тапкыр уздырачаклар.
Әлеге масштаблы чара алдыннан без С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Минзәлә җирле бүлекчәсе җитәкчесе, корылтайга делегат Роберт Шәйхел улы Шәймарданов белән очрашып, фикер алыштык.
-Роберт Шәйхелович, август ае халкыбыз өчен мөһим, хәлиткеч вакыйга - Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае белән башланып китә. Безнең районда җирле бүлекчә җитәкчесе, бердәнбер делегат буларак, Сез бу абруйлы корылтайда катнашачаксыз. Корылтайга нинди өметләр баглыйсыз? Сезне җитәкче буларак нинди мәсьәләләр борчый?
-Соңгы арада массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш бирелә торган сорау, күбрәк Россия белән ике арадагы Шартнамә, Президент атамасы хакында бара. Барыбыз да хәтерли, узган гасырның туксанынчы елларында республика халкы үз хокукларын даулап урамнарга чыкканда да, референдум үткәреп, беренче бәйсез Конституциябезне кабул иткәндә дә безнең күңелләребездә якты хыял, киләчәккә ышаныч, өмет бар иде. Шушы ышаныч безне кыюрак һәм батыррак булырга, үз сүзебезне курыкмыйча әйтергә, хәлиткеч законнар һәм карарлар кабул итәргә дәртләндереп торды. Шушы ышанычка таянып без Россия белән ике арада шартнамә кабул итүгә ирештек. Шуның нигезендә Татарстан Республикасының сәяси һәм икътисади вәкаләтләре һәм хокуклары ачыклангач, безнең күз алдыбыз яктырып киткәндәй булды, республикабызның соңгы елларда ирешкән уңышларында әлеге тарихи документның да өлеше булуын барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Иң борчыган мәсьәлә шул, әгәр дә шартнамә яшәүдән туктаса, бу хәл безнең соңгы еллардагы иң зур чигенешләребезнең берсе булачак.
Шартнамә юкка чыгарылу тора-бара телебезгә, милләтебезгә дә тискәре йогынты ясамый калмас. Үзебезнең театрны гына алыйк. Ни өчен соң без - татар театры чит төбәкләргә: Киров, Мари Эл, Башкортостанның төньяк районнарына чыгып, рус телендә спектакльләр уйныйбыз? Ирексездән, без үзебез дә булган әйберне кулдан ычкындырып барабыз түгелме? Бу съезддан фундаментыбызны - тел, милләт, гореф-гадәтләребезне ныгытуны өмет итәм.
-Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрне ничек бәялисез?
-Гимназияләрнең яңадан руслаша баруы күңелне борчый, татар гимназиясе дигән статус юкка чыкты. Программада телләрнең сәгатьләре кыскара. Гомумән, ике съезд арасында (нибары биш ел вакыт узды) күп нәрсә югалттык. БДИ кертелүне дә хупламыйм.
-Тел димәктән, татар районнарында балаларның татар әдипләре әсәрләрен ни дәрәҗәдә белүләрен Сез гастрольләрдә дә күреп кайтасыз...
-Без Тукайның "Кәҗә беләр Сарык" әкиятенә нигезләнеп эшләнгән "Тапкыр Кәҗә турында әкият" әсәре белән республикабызның төрле районнарында булдык. Гыйбрәт өчен әйтәм, башкалабыз Казанда бөек Тукаебызның туган авылын белмиләр! "Туган тел"нең икенче куплетында ук ялгыша башлыйлар. Ә шул ук югарыда санап кителгән районнарда аның шигырьләрен чатнатып сөйлиләр. Өчәр дистә диплом бүләк иттек үзләренә. Мамадыш районында мари кызы Тукайны татарча сөйли, урыс егет дә татарча сөйли, татар кызы Тукай шигырен русча сөйләде.
Бу яңалык түгел, милли тәрбия балалар бакчасыннан башланырга тиеш. Гәрчә бакча татар телле буларак ачылса да, бала анда урыс мохитендә кайный. Рус телендә аралашалар, өйдә дә русча сөйләшәләр. Татар теленә өстенлек бирелсә, нәтиҗә күпкә югары булыр иде. Нәтиҗәле, фәлсәфи, тәрбияви татар программалары телевидениедә дә юк дәрәҗәсендә. Газета-журналларда да тел, мәдәният, гореф-гадәт, сәнгать ягыннан эчтәлеге аксый баруы сизелә...
-Соңгы вакытта элмә такталарның ике телдә язылуына игътибарны кабаттан көчәйтү турында сөйлиләр. Сез йөргән районнарда бу мәсьәләдә вәзгыять ничегрәк? Ике теллелек сакланамы?
-Ерак барасы түгел. Үзебезнең Минзәләдә генә дә күп элмә такталар инглиз телендә. Күпмилләтле районыбызда ни өчен әле мари егете кибет ача икән, аңа "Семык" дип исем кушмый? Әрмән вәкиле дә үз телендә куйсын, әмма инглизчә түгел! Бу стереотипны бетерергә кирәк, үз милләтеңнән оялу дигән сүз бит бу.
-Тел, милли рух, әхлакый сыйфатлар, гореф-гадәтләр авылда саклана. Авыл яшәсә, милләт яши дибез. Сезнең фикерне беләсе иде.
-Элегрәк, чит төбәкләргә гастрольләргә йөргәндә, без җимерек хәлдәге рус авылларын, каралмаган зиратларны, иген игелмәгән ташландык басуларны күреп, хәйран кала идек. Кызганыч, шушы 15-20 ел эчендә бу күренеш татар авылларында да күзәтелә башлады. Бушап калган татар авыллары күңелне тырный. Гөрләп эшләгән фермалар бетерелә, авыл халкы эшсез кала, авыл акрынлап бушый. Әлбәттә, бу барлык районнарга да кагылмый, бик яхшы үсештә булган районнарыбыз турында укып, ишетеп торабыз.
Безнең өстәмә. Соңгы корылтай 2012 елның 6-9 декабрендә үткәрелгән иде. Анда 800 делегат катнашты. Шул исәптән, Россиянең 61 төбәгеннән - 423 делегат, 218 - чит илдә яшәүче милләттәшләребез, 150 кеше - Татарстаннан, 300дән артык - кунаклар һәм 120 журналист.
Бөтендөнья татар конгрессының соңгы корылтае конгресс оешуның 20 еллыгына туры китереп уздырылды.
Билгеле булганча, Татарстан Президенты фәрманы белән 1992 елның июнендә Бөтендөнья Татар конгрессының беренче корылтае җыелды һәм ул һәр биш ел саен уздырылып килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Самое интересное в наших социальных сетях
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев