Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Тупач мәктәбе - мәңге күңелем түрендә

Беренче (төп) фотода алгы рәттә сулдан икенче - бу юлларның авторы Нурия Салихова Дөнья зур ул, иркен һәм матур ул, Юллар, сукмаклары күп аның. Ләкин мәктәбемә илткән сукмактан да Газизрәге юктыр,мөгаен. Аның һәр адымы хакыйкатькә, Яктылыкка якынайткан кебек. Һәр тактасы җанга якын иде, Тәрәзәләре тора иде көлеп. Шул тәрәзгә безнең...

Беренче (төп) фотода алгы рәттә сулдан икенче - бу юлларның авторы Нурия Салихова

Дөнья зур ул, иркен һәм матур ул,

Юллар, сукмаклары күп аның.

Ләкин мәктәбемә илткән сукмактан да

Газизрәге юктыр,мөгаен.

Аның һәр адымы хакыйкатькә,

Яктылыкка якынайткан кебек.

Һәр тактасы җанга якын иде,

Тәрәзәләре тора иде көлеп.

Шул тәрәзгә безнең балачакның

Бар төсләре уелып калган кебек...

Без ун бөртек-беренчеләр тәүге тапкыр

Мәктәп бусагасын атладык.

Рәйханә апа Арсланова каршы алды. Бу күренеш

Күңелемдә мәңге сакланыр.

Тәүге сак адымнар, тәүге уңыш-

Барысы да аның хезмәте.

Нәни күңелләргә канат куеп,

Күп нәрсәгә безне өйрәтте.

Рәйханә апа күчеп киткән елны,

Халисә апа килде класска.

Нәкъ кояшның үзе булып килеп керде!

Өченчедә идек ул чакта.

Үзе япь-яшь, чибәр! Ефәк чәчен

Матур итеп җыеп куя да,

Дәрес бирә! Ә язуы! Бу гүзәллек

Күңелләргә безнең уела.

Кеп-кечкенә мәктәп яктыртты күк

Бар авылны, барча өйләрне.

Халисә апа якты маяк төсле,

Яхшылыкка безне өндәде.

Һәм Габделхай абый Газизов та

Гел саклана күңел түрендә.

Тарих фәнен укытты ул безгә,

Гүя тере тарих үзе дә.

Үткәннәрнең серле төпкеленә

Алып китә иде сөйләве.

Туган җирне, илне яратырга

Бик үтемле итеп сөйләде.

Шуңадырмы, байтак сыйныфташлар

Төпләнделәр туган авылда.

Һәм Габделхай абый үрнәгенчә,

Шау агачлар-өйләр алдында.

Аеруча күңелемә якын,

Якты булып балкый исемдә

Тел һәм әдәбият укытучым

Маһира апабызның исеме.

Китап җанлы газиз остазыбыз-

Юктыр укымаган әсәре.

Авылымның ак яулыклы абыстае,

Үрнәк булып, мәңге яшә әле!

Иң яраткан фәнем алгебра һәм

Геометрия булды электән.

Бу фәннәрдән Мөнҗия апа дәрес бирде,

Сирәк хәзер аның кебекләр.

Җентекләп һәм үтемле итеп аңлатты ул,

Таләпчән дә булды кирәктә.

Улларыма үрнәк итеп аның хакта

Сөйлим әле һаман, кирәксә.

Рус теле һәм әдәбият дөньясына

Зөһрә апа ачты ишекне.

Үзе ягымлы ул, үзе гади,

Киенүе һәрчак килешле.

Әсир итте, күңелләргә үтте

Аның мавыктыргыч сөйләме.

Җир куенында үскән балалар без,

Соң ул матурлыкны күргәнме?!

Физикадан Ислам абый гыйлем бирде. Ә бу фәнгә

Теш үтмәгән чаклар булгалый.

Ислам абый йорты-кибет яны.

Чыккан чагын карап торгалыйм.

Җаен табып, мәсьәләне аңлаттырам,

"Эләктереп" мөгаллимнең үзен.

Соңгы звонок көнне, искә алып көлде:

"Ну хәйләкәр идең, Ильясова, үзең!"

Әнә шулай хәйләкәр дә булдык,

Тырышлык та иде җитәрлек.

Фаяз абый Габдриев гыйлем бирде

Безне көчле шәхес итәм диеп.

Ул - таләпчән химия укытучысы,

Физкультурадан да укытты.

Озак еллар директор да булды,

Мәктәп дилбегәсен нык тотты.

Музыканы, җыр серләрен безгә

Фәрит абый Гыйлемов ачты.

Аның баян көе, моңлы тавышы

Ямьле итте бәйрәмнәрнең барысын.

Китапханәчебез Нурия апа-

Якты бер хатирә күңелдә.

Әйтерсең лә китап киштәсеннән

Хакыйкатьнең үзе түгелә.

Һәр баланың җаен табып кына,

Китап сайлап бирә, аңлатып.

Һәм укыган китап эчтәлеген

Сөйләтеп тә ала шулвакыт.

Һәр көн саен кайнар ипи һәм сөт

Булды безгә тәгам мәктәптә.

Гамбәрия һәм Мәдинә апаларны

Әйтми кала алмыйм, әлбәттә.

Бөтен күңел җылыларын өстәп

Алар салган тәмле икмәкнең

Тәмен тел очымда тоям һаман.

Көч бирде ул безгә нихәтле!

Бу шигырем-сезгә рәхмәт сүзем,

Газизләрдән газиз остазларым!

Күпләрегез бакыйлыкта инде,

Урыннары оҗмахларда булсын бары.

Сезнең алда чал башымны иеп,

Әйтәм бүген рәхмәт сүзләрен.

...Иске мәктәп турын узган чакта,

Һаман сезне эзли күзләрем.

Балачакны эзли күзләрем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"