Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Урак-2015: экватор сызыгын уздык

Бүген арпа һәм сабан бодае культуралары бер үк вакытта өлгерде. Авыл халкына шуны әйтергә телибез:ашыгырга кирәк! Бүген яхшы оештырылган, тәүлек әйләнәсенә алып барылган урып-җыю эшләре генә булган уңышны коткарып калачак. Уракка барыбызга да кушылу зарур, югыйсә соң булуы да ихтимал. 14 августка район буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарының 53...

Бүген арпа һәм сабан бодае культуралары бер үк вакытта өлгерде.

Авыл халкына шуны әйтергә телибез:ашыгырга кирәк! Бүген яхшы оештырылган, тәүлек әйләнәсенә алып барылган урып-җыю эшләре генә булган уңышны коткарып калачак. Уракка барыбызга да кушылу зарур, югыйсә соң булуы да ихтимал. 14 августка район буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарының 53 проценты җыеп суктырылган.

Район хуҗалыкларының амбар алдына барысы 58695 тонна ашлык кайтарылды. Һәр гектар уртача 21,5 центнер уңыш бирә.

Барысы 27300 гектар мәйданнарның игеннәре суктырып алынды.Районыбыз игенчеләре урып -җыю буенча республикада беренче унлыкта, ә бер гектардан уртача уңыш алу буенча 15 урында баралар.Район кырларында 70 комбайн эшли.Игеннәрне суктырып алынган басуларда саламнарны җыю дәвам итә, барлыгы 8 мең тонна салам төргәкләргә төрелгән.Көзге культуралар чәчү өчен 16800 гектар мәйданда җир әзерләнде. 2500 гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчелде. Уҗым культуралары өчен җир әзерләү,терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Барлыгы 46600 тонна сенаҗ базларга салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"