Реклама
Яңалыклар йомгагы
Дәвектә өлкәннәрне капиталь ремонтланган клубта зурладылар
Быел Дәвек авыл клубы “Авыл клубларын капиталь ремонтлау” дигән дәүләт программасына кертелгән иде. Бинага капремонт эшләре тәмамланып килә. Бүген шушы клубта авылның өлкәннәре хөрмәтенә бәйрәм үткәрделәр. Өлкәннәр сый-нигъмәтләр белән сыйланып, авыл үзешчәннәре әзерләгән бай эчтәлекле концерт карап утырдылар.
Өлкәннәрне әлеге тантанада катнашканТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Айдар Салахов бәйрәм белән котладылар. Клубта башкарылган капремонт торышын карадылар.
Шыгрым тулы залда бәйрәм табыны артында утыручы өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, “Илнур” КФХсы башлыгы, эшмәкәр Яскәр Биҗанов болай диде:
–Хөрмәтле авылдашларым, кадерле әбиләр-бабайлар, өлкәннәребез, сезне шушы клубта күрүемә мин бик шат.Безнең яшьлек еллары шушы клубта үтте. Мин заманында,1989 елларда, армиядән кайткач, хезмәт юлымны шушында клуб мөдире булып башладым. Ул вакытта да клубка ремонт ясалган иде. Шактый еллар үтте, клубка ремонт таләп ителде. Капремонтны җиңеп киләбез. Өлкәннәр көнен шушы бинада үткәрү барыбызга да зур сөенеч ул, диде өлкәннәрне бәйрәм белән котлаганда. Аннары Яскәр Миннуллович фермерлык эшчәнлеге турында сөйләде, авылның җанлануын ассызыклап үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев