Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Хоккейчылар да сынатмады

"Юность" боз сараенда 2003- 2004 елгы малайлар арасында алкалы хоккей турниры узды.

Ике яшь төркемдә дә хоккейда осталыкларын күрсәтер өчен 10 команда җыелган иде. Кыш Бабай бүләкләренә оештырылган турнирда катнашыр өчен күрше Башкортстан республикасыннан ике, Түбән Кама шәһәреннән дүрт, Удмуртиянең Ижау шәһәреннән һәм Яр Чаллының хоккей клубыннан берәр команда килгәннәр иде. 2004 елгы малайлар арасында безнең район данын "Минзәлә лачыннары" командасы уңышлы чыгыш ясап, гомуми нәтиҗәдә 9 очко җыеп, җиңүче исемен яулады. "Кубокларга, призларга өметләнеп килгән идек. Ләкин көндәшләребез бик көчле булып чыкты. Боз хуҗаларын билгеләп үтәсе килә. Командалары бердәм, уеннары оешкан төстә барды", - диде "Ижсталь" командасы тренеры Дмитрий Щеглов. 2003 елда туганнар командасы 2нче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев