Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Янгында гомере өзелә язган

Минзәлә шәһәренең Тукай урамындагы 61 нче йортның 2 нче фатирында яшәүченең тәмәке тарткандагы саксызлыгы аркасында килеп чыккан янгында чактан гына гомере өзелмәгән.

Янгын чыгу хакында хәбәр алынуга, янгын урынына 122 нче янгын частеның ике янгын сүндерү бүлекчәсе килеп җитә. Фатир эченә керешле булмаганга, янгын сүндерү чараларын тыштан, тәрәзә ягыннан башкарырга туры килә. Фатирда аңсыз ятучы фатир хуҗасының булуын истә тотып, янгын частеның караул хезмәте начальнигы А.Пакшин отделение командирлары А.Круглов, Р.Арысланов белән янып торган фатир эченә кереп, аннан фатир хуҗасын алып чыгалар һәм аны ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасына тапшыралар. 8 нче фатирда яшәүчеләрне янгын сүндерүчеләргә күчерелмәле баскыч ярдәмендә балкон аша чыгарырга туры килә. Янгын нәтиҗәсендә фатирдагы бар нәрсә янып бетә. Әле ярый, үлем-китемгә, янгынның башка фатирларга үрмәләвенә юл куелмый.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев