10 ноябрьдә Нурбаян Гаян улы Мәхәсимов 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Кадерле һәм яраткан ирем, кайгыртучан һәм игътибарлы әти, ягымлы бабай – әлеге истәлекле көнең белән чын йөрәктән сине котлыйбыз.
Син бөтен хезмәт юлыңны нефть эшенә багышладың һәм күпсанлы бүләкләргә лаек булдың. Без синең белән һәм син ирешкән уңышлар белән горурланабыз. Синең бетмәс-төкәнмәс энергияң сүнмәсен һәм сүрелмәсен. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.
Сине яратып синең гаиләң.
Нет комментариев