Минзәлә
  • Рус Тат
  • 18 октябрьдә Урыс авылында гомер итүче безнең яраткан ирем, әтиебез, бабабыз Фазыл Мөнир улы Маулин юбилеен билгеләп үтә

    --, 18 октябрь 2020 - 08:00
    94
    0
    0

    Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Авыр һәм җаваплы эшеңдә уңышлар юлдаш булсын. Балаларыбызның куанычларын күреп бергә-бергә яшәргә язсын.

    Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

    Өлеш чыксын сиңа мул гына.

    Без телибез сиңа ак бәхетләр

    Шатлыкларга илткән юл гына.

    Мин ышанам, алда бары бәхет,

    Куанычлар сине көткәнгә

    Яшә үз-үзеңә тугры булып

    Үкенмәслек итеп үткәнгә.

    Бәйрәмеңнең матур хатирәсе

    Күңелеңдә калсын уелып

    Тәбриклибез сине чын күңелдән

    Барыбыз да бергә җыелып.

    Хатының,кызың, киявең һәм оныгың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: