Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Чын йөрәктән Ринат һәм Гөлфирә Җиһаншиннарны алтын туйлары белән тәбрик итәбез!

18 октября 2024, 10:53

220

0

6

Чын йөрәктән Ринат һәм Гөлфирә Җиһаншиннарны алтын туйлары белән тәбрик итәбез!

Сокланабыз сезгә карап һәм чын күңелдән хөрмәт итәбез! Ярты гасыр буена гаилә учагын сүндермичә бергәләп бары тик бер-берсен яраткан ике йөрәк кенә яши ала. Йөзләрегез көн саен шатлыктан балкып торсын, корычтай ныклы сәламәтлек, күп итеп бәхет-шатлыклар сезгә! Озын, имин тормыш телибез, безнең белән үзегезнең бай тәҗрибәгезне уртаклашып, чын хисләр, саф күңеллелек, зур мәхәббәт үрнәге күрсәтеп бергә-бергә озак еллар яшәргә язсын! Ышанабыз, алда әле бриллиант туй!

Барлык туганнар исеменнән кызыгыз Римма, улыгыз Айрат, киявегез Равил, киленнәрегез Ания һәм Алинә, оныкларыгыз Рәзим, Ришат, Аделина, Булат, туруныгыз Әмирхан.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев