Данир Рифкать улы Фәхретдиновның туган көне
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп санлы гармунчылар бәйгесе дипломанты, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе лауреаты, бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган, олы талант иясе, музыкант-педагог Данир Рифкать улы Фәхретдиновның туган көне. Без, район ветераннар советы каршында оешкан “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары Данир Рифкать улын чын күңелебездән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар-оныклар шатлыгы, районыбыз халкын үзенең гармун моңнары белән сөендереп, озак-озак яшәвен телибез.
“Ак калфак” оешмасы әгъзалары, сукырлар җәмгыяте оешмасы.
Нет комментариев