Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле Минзәлә районы халкы һәм кунаклары!

09 мая 2021, 09:24

651

0

0

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле Минзәлә районы халкы һәм кунаклары!

Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйм!
Җиңү көне - бөек һәм изге бәйрәм: анда халкыбызның шатлыгы да, авырлыгы да бергә кушылган.
Җиңү безнең халыкка бик кадерле бәя белән бирелде!
Сугыш нәтиҗәләрен кире кайтару, кеше йөрәге яраларын чагылдыру мөмкин түгел. Планетада яшәүче кешелекнең күп өлеше Икенче бөтендөнья сугышыннан соң туган, әмма сугыш сулышы, аның нәтиҗәләре киләчәк турында уйлаучы һәркемгә кагыла.
Шуңа күрә безнең төп бурычыбыз – миллионлаган тормыш бәрабәренә яуланган тынычлыкны, балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз өчен саклап калу.
Бу көнне без Ватанны саклаганда һәлак булганнарның барысын искә алып, алар алдында баш иябез!
Тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын да безнең хәтеребездән сызып ташлау мөмкин түгел. Зур кыенлыкларны һәм мәхрүм итүләрне җиңеп, алны-ялны белмичә, ач-ялангач килеш, алар чын-чынлап батырлык кылдылар, бар көчләрен Җиңү өчен бирделәр.
Бөек Җиңү истәлеге кешелек тарихында мәңгегә калачак.
Бу истәлекле көнне барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән тәбрикләргә рөхсәт итегез!
Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, игелек һәм бәхет телим!
Ә Минзәлә районы халкына хезмәттә уңышлар, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, ә иң мөһиме – тыныч һәм чиста күк йөзе телим!

Минзәлә муниципаль район башлыгы
Айдар Сәлахов.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев