Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Калморза авылында яшәүче кадерле әтиебез Рахимов Әхәт Тимергали улының гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее

06 октября 2020, 15:12

501

0

0

Калморза авылында яшәүче кадерле әтиебез Рахимов Әхәт Тимергали улының гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Сине бүгенге бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Без синең белән чиксез горурланабыз. Әниебез белән иңне-иңгә куеп, безнең шатлыкларга сөенеп, оныкларыңның сөекле бабасы булып, озак еллар яшәвеңне телибез.

Бүген синең юбилеең, әти,

55 яшь – Ходай бүләге.

Син салучы шушы йорт нигезен,

Безнең өчен тормыш терәге.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,

Киңәшләрең булды үтемле.

Шуңадыр ул, яшибез без, әти,

Кызартмыйча синең битеңне.

Ин изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илфира, улларың Разиф-Айгөл, Айрат, Ирек,оныкларың Розалина, Радмир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X