Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

“Калморза” хуҗалыгының инвесторы – хөрмәтле Алмаз Хантимер улы ШӘРИПОВның бүген, 24 октябрьдә, 55 яшьлек юбилее

24 октября 2019, 09:09

817

0

0

“Калморза” хуҗалыгының инвесторы – хөрмәтле Алмаз Хантимер улы ШӘРИПОВның бүген, 24 октябрьдә, 55 яшьлек юбилее

Хөрмәтле Алмаз Хантимерович! “Калморза” хуҗалыгы хезмәтчәннәре исеменнән генә түгел, заманында “Мензелинские зори” агрофирмасы канаты астында эшләгән барлык һөнәр ияләре сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз.

Безнең районга ызандаш Актаныш районының Әнәк авылында тугангадыр, без сезне якташыбыз кебек якын күрәбез һәм үз итәбез. Сез җиңел булмаган хезмәт юлы үткәнсез, әмма тормышыгыз һәм хезмәт юлыгыз авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйле. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, хезмәт юлын 1986 елда «Татсельхозводстрой» трестыныңы авторемонт мастерскоенда начальник булып башлагансыз. Аннары Ютазы районы «Райсельхозтехника» берләшмәсендә управляюший, Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, администрация башлыгының беренче урынбасары булсагыз, соңгы 20 елда “Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” ААҖне җитәкләдегез. 2004 елдан башлап берничә чакырылыш рәттән ТР Дәүләт Советына  депутат итеп сайландыгыз. Кайда гына эшләсәгез дә, кайсы предприятиене генә җитәкләсәгез дә, Сез һәрвакыт хезмәткәрләрнең тормыш хәлен яхшырту һәм производствоның нәтиҗәле үсеше өчен мөмкин булганның барысын да эшләдегез.

Хезмәтләрегез республикабыз җитәкчелеге һәм Хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. Сез – Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләндегез, шушы медальләр янәшәсендә күкрәгегезне “Россиянең агросәнәгать комплексын үстергән өчен” алтын медале бизи.

Сезгә җаваплылык, хезмәт сөючәнлек хас. Заманында, районга иң кыен чорда берничә хуҗалыкта эшләүче авыл кешеләренең язмышын үз җилкәгезгә алдыгыз. Игенчелекне саклап калу гына түгел, зур күрсәткечләргә ирештегез, терлекчелектә эшләүче авыл кешеләрен эш белән тәэмин итеп тордыгыз. Бу төбәкнең инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш керттегез!

Шушы сыйфатларыгыз һәм күркәм эшләрегез белән сез эшлекле партнерларыгыз һәм хезмәттәшләрегез арасында абруй казандыгыз. Актив гражданлык позициясе, кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәтүегез күпләргә үрнәк. Ә безнең белән хезмәттәшлек итүегез, барыннан да бигрәк инвестор буларак ярдәм итеп торуыгыз, безнең өчен горурлык та, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга карата сезнең мөнәсәбәтегезне күрсәтүче дәлил дә ул. Безнең хуҗалык өчен авыр вакытларда нәкъ сезнең таянычыгыз бәрабәренә авыл хуҗалыгы җирләре саклап калынды, производствода яхшы күрсәткечләргә ирешүебез, яхшы хезмәт хакы түләп эшле итүегез – шуларның чагылышы.

Алмаз Хантимерович, без сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек,  гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар телибез!

Иң изге теләкләр белән, “Калморза” хуҗалыгы хезмәтчәннәре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев