Хәбирова Фирая Заһир кызының 29 ноябрь көнне туган көне, юбилее
Кадерле тормыш иптәшемнең, әниебезнең Хәбирова Фирая Заһир кызының 29 ноябрь көнне туган көне, юбилее. Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз.
Сөйкемле карашың кояшка тиң –
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың. Без сине яратабыз.
Нет комментариев