Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Минзәлә шәһәрендә яшәүче кадерле кызым, әнием, апам Эльмира Рафинат кызы МИНГАЗОВА 30 ноябрь көнне гомер бәйрәмен — күркәм юбилеен билгеләп үтә.

30 ноября 2024, 06:08

80

0

0

Минзәлә шәһәрендә яшәүче кадерле кызым, әнием, апам Эльмира Рафинат кызы МИНГАЗОВА 30 ноябрь көнне гомер бәйрәмен — күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Юбилей — ул шатлык тәхете.
Насыйп булсын, Эльмира, киләчәктә
Һәр көнгә сөенеп, куанычта
Һәм муллыкта яшәү бәхете.

Сине яратып, әниең Альбина, улың Динар, энең Илшат — Айгөл һәм аларның балалары Риналь, Эмилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев