Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховтан Ураза бәйрәме белән котлау

13 мая 2021, 06:55

653

0

1

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховтан Ураза бәйрәме белән котлау

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме башлану белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәмдә ислам диненең иң яхшы традицияләре, аның әхлакый идеаллары чагылдырылган. Ураза бәйрәме рухи чистарыну, тынычлык сөючәнлек һәм шәфкатьлелек, игелекле гамәлләр кылуны гәүдәләндерә. Мондый кыйммәтләр төрле дин кешеләре өчен бер үк төрле һәм аңлаешлы. Бүгенге катлаулы заманда җәмгыятьтә төрле конфессияләр, төрле мәдәният вәкилләренең үзара аңлашуын саклап калу аеруча мөһим.
Ураза бәйрәме һәр йортка җылылык һәм шатлык, үзара аңлашу, тынычлык һәм иминлек алып килсен!
Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс энергия, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим!

Минзәлә муниципаль
районы башлыгы Айдар Салахов

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев