Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Минзәлә районы Бикбау авылында яшәүче Мулланур һәм Сәрия Нуриевларның бергә гомер итүләренә 60 ел

04 декабря 2019, 10:44

1088

0

0

Минзәлә районы Бикбау авылында яшәүче Мулланур һәм Сәрия Нуриевларның бергә гомер итүләренә 60 ел

Кечкенәдән авырлыклар күреп, ятимлекне күреп үссәләрдә, кешелекле, эшчән, тәртипле булып калганнар. Туган-үскән җирләренә тугрылыклы булып үскәннәр. Авылда җир сөргәннәр, тырмалаганнар, бергә печән чапканнар. Колхозда 40 елдан артык фермада терлекче булып эшләгәннәр. Яхшы хезмәтләре өчен бик күп мактау кәгазьәзләре һәм медальләр дә алганнар. Авырлыкларга бирешмичә, тырышып баштан-аяк эшкә чумсалар да 3 малай, 6 кызларын кешелекле, акыллы, эшчән, авыр эштән курыкмый торган, игътибарлы,тәүфыйклы итеп үстергәннәр. Хәзерге көндә бар да мул тормышта яшиләр. Әткәй-әнкәйнең 16 оныгы, 16 оныкчыгы бар. Оныклары барсы да югары белем алганнар.

Әткәй-әнкәй, әби, бабай! Сез безнең иң кадерлеләребез, сез безгә үрнәк, без сезне хөрмәт итәбез. Барыбыз да шушы юбилеегыз белән сезне котлыйбыз. Сезгә тагын да озак-озак еллар яшәвегезне телибез. Сау-сәламәт булыгыз, бәхетле булыгыз.

Балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, онык-оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев