Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Минзәлә районы Калморза авылында яшәүче кадерле туганыбызның Шакиров Фәнил Васил улының 13 нче мартта гомер бәйрәме, юбилее - аңа 50 яшь тула

13 марта 2022, 09:32

869

0

0

Минзәлә районы Калморза авылында яшәүче кадерле туганыбызның Шакиров Фәнил Васил улының 13 нче мартта гомер бәйрәме, юбилее - аңа 50 яшь тула

Кадерле туганыбыз, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.


Күңел күгең hәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш- борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларына ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзендә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын
Шул теләкләр бездән узенә.


Иң изге теләкләр белән сине яратып, әниең Гөлдәния, тормыш иптәшен Венера, балаларың һәм барлык туганнарың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев