Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мәлкәннән тыл ветераны Татьяна Малышеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

10 декабря 2020, 15:03

459

0

0

Мәлкәннән тыл ветераны Татьяна Малышеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Мәлкәннән тыл ветераны Татьяна Малышеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Мәлкән авылында гомер итүче тыл ветераны Татьяна Малышева юбилее белән котларга кунаклар килүенә бик сөенде, кайнар тәбрикләү сүзләреннән соң күзләренә яшьләр килде.

(Ләйсән Вильданова)

Тыл ветераны Татьяна Григорьевнаны Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән  тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, “Алар илгә җиңү алып кайтты” дигән китап белән бергә истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге тантанада җирлекнең ветераннар советы рәисе Алсу  Хазипова да катнашты, ветеранга иң җылы һәм изге теләкләрен ирештерде.

Чордашлары кебек, сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы авырлыкларны кичергән, колхозда төрле эшләрдә эшләгән ул. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер аның 9 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Соңгы елларда сәламәтлеге какшаган ветеран башыннан үткән тормыш һәм хезмәт еллары турында сөйләргә талпынды, хәзерге тормыштан канәгать булуын белдерде. 

Улы Юрий:

–Әниебез җитез гәүдәле, эшкә нык булды. Ул заманында бригадир эшкә әйткәнне көтеп кенә тора иде. Авылның яшелчә бакчасында да эшләде, эшкәртергә күп итеп чөгендер участогы бирәләр, булышырга без дә йөри идек. Колхозның салкын бәрәңге саклагыч базларына бәрәңге ярырга йөргәннәре истә әле. Беркайчан зарланмады. Безне дә эш сөяргә өйрәтеп үстерделәр. Госман Латыйпов колхоз рәисе булып эшләгән чорда әти белән әнигә колхоз  бушлайга коттедж тибында йорт бирде. Без хәзер әни белән  шушы йортта  яшибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев