Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Район башлыгы Айдар Салаховның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

01 мая 2021, 07:33

313

0

0

Район башлыгы Айдар Салаховның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы һәм кунаклары!
1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
   Яңа тормыш ритмы бирә торган яздан без һәрвакыт яхшы үзгәрешләр көтәбез, аның белән яңаруга өмет баглыйбыз. Бары тик тырыш хезмәт белән генә безнең киләчәк, һәркемнең иминлеген булдыру мөмкин булганын без яхшы беләбез. Хезмәт кешеләренә хөрмәт безнең планнарыбыз һәм ниятләребез нигезендә ята. Минзәлә районы халкы һәрвакыт уртак эш өчен эшли белә, һәм үз куллары белән безнең районны тагын да җәлеп итәрлек һәм уңайлы итә.
   Яз һәм Хезмәт яңа көч бирә һәм төрле буыннарны берләштерә. Бу бәйрәм, элеккечә үк, хезмәт ияләренең бердәмлеген гәүдәләндерә, тынычлыкка, тотрыклылыкка, иминлеккә, бәхеткә һәм илнең тотрыклы үсешенә берләшкән барлык иҗади көчләрнең татулыгын һәм бергәлеген гәүдәләндерә.
   Сезгә тыныч хезмәт, нык сәламәтлек, һәр йортта иминлек һәм язгы кәеф телим. Оптимизм һәм яхшыга ышаныч сезне беркайчан да ташламасын!

Минзәлә  муниципаль район башлыгы
Айдар Сәлахов.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев