Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

1 июнь көнне минзәләлеләрне Могҗизалар иле көтә

Барыгызны да "Балачак - могҗизалар иле" дип аталган күңелле бәйрәмгә чакырабыз. Ул якшәмбе, 1 июнь көнне, сәгать 10 да Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак. Могҗизалар иленә килгән кунакларны мавыктыргыч персонажлар ишек ачып кертәчәк, ә анда исә бар кешене дә кызыклы уеннар көтә. Хәрәкәтчән конкурслар, искиткеч бүләкләр, коляскалар парады, батут, асфальтка...

Барыгызны да "Балачак - могҗизалар иле" дип аталган күңелле бәйрәмгә чакырабыз. Ул якшәмбе, 1 июнь көнне, сәгать 10 да Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак.

Могҗизалар иленә килгән кунакларны мавыктыргыч персонажлар ишек ачып кертәчәк, ә анда исә бар кешене дә кызыклы уеннар көтә.

Хәрәкәтчән конкурслар, искиткеч бүләкләр, коляскалар парады, батут, асфальтка рәсем ясау конкурсы, өч тәгәрмәчле велосипедларда йөрү, бәйрәм концерты, сез яраткан әкият геройлары белән фотога төшү һәм башка бик күп сюрпризлар һәр кешедә якты һәм күңелле хисләр генә калдырачак. "Балачак - могҗизалар иле" - гаилә бәйрәме, монда теләгән һәркем әкият дөньясына сәяхәт кыла ала.

PS. Бәйрәмдә азкеремле балаларга уенчыклар җыю да оештырылачак. Балаларга бергәләп шатлык өләшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев