Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

10 кешенең берсе

menzela.ru сайтында караучыларны һәм кулланучыларны карап утырганда әнә шундый мөнәсәбәтне күрдем. menzela.ru ны спектакль яисә башка берәр төрле тамаша белән шартлы чагыштырсак, залга кереп утырган 10 кешенең берсе генә игътибар белән карый булып чыга. Үзегез уйлап карагыз, "Вконтакте" төркемендә - 3451 катнашучыбыз булса, сайтта утыручыларның (посетительләр) 350 дән кимегәне юк,...

menzela.ru сайтында караучыларны һәм кулланучыларны карап утырганда әнә шундый мөнәсәбәтне күрдем.

menzela.ru ны спектакль яисә башка берәр төрле тамаша белән шартлы чагыштырсак, залга кереп утырган 10 кешенең берсе генә игътибар белән карый булып чыга. Үзегез уйлап карагыз, "Вконтакте" төркемендә - 3451 катнашучыбыз булса, сайтта утыручыларның (посетительләр) 350 дән кимегәне юк, ә керүчеләр (просмотр) меңнән артып китте. Бу сан безнең өчен бик зур. Шуңа menzela.ru сайтын безнең белән бергә үстерүчеләргә без бик рәхмәтле. Алга барыр өчен максат зур әле.

Мәсәлән, "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының тиражыннан күренгәнчә, аны районда яшәүче 6 кешенең берсе укый дигән сүз. Гаиләдә уртача өч кеше яши дип фаразласак, тагын да әйбәтрәк саннар килеп чыга.

Сайтка көненә уннан артык информация бирелә. Аларның күбесе электрон почта аша җибәрелгән сезнең хәбәрләр. Шуңа хәбәрегез газета битләрендә күренмәсә, үпкәләмәгез. Сайт - массакүләм мәгълүмат чарасының бер тармагына әйләнеп килә. Менә бу материал да сайт өчен махсус язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев