Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Армия хезмәте сезнең өчен нәрсә ул?

Аю мәктәбендә укытучылар арасында әнә шундый темага сораштыру үткәрелде. Мәктәптә эшләүче дүрт ир-ат әлеге сорауга "Армия сафларында хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычыңны үтәү", дип җавап бирделәр. Сораштыру оештыручыларга мәктәп директоры Айрат Галимовның җавабы бик кызыклы тоелган. Ул болай дип җавап кайтарган: -Мин армия сафларында Ерак Көнчыгышта, сак хезмәтендә хезмәт иттем....

Аю мәктәбендә укытучылар арасында әнә шундый темага сораштыру үткәрелде.

Мәктәптә эшләүче дүрт ир-ат әлеге сорауга "Армия сафларында хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычыңны үтәү", дип җавап бирделәр.

Сораштыру оештыручыларга мәктәп директоры Айрат Галимовның җавабы бик кызыклы тоелган. Ул болай дип җавап кайтарган:

-Мин армия сафларында Ерак Көнчыгышта, сак хезмәтендә хезмәт иттем. Әле ул вакытта СССР иде. "БАМ төзелешендә катнашкан өчен" медалем бар. Ул вакытта миндә мондый уй туган иде, нишләп без "Ерак Көнчыгыш" дип әйтәбез, ә бит алар безгә ерак түгел? Ерак көнчыгышлылар безнең хакта "Ерак Көнбатыш" дип әйтмиләр бит..Алар бит ерак түгел, ә безнең россиялеләр. Мәктәптә эшләү дәверендә Ерак Көнчыгыштагы коллегалар белән элемтә булдырдык, һәм безнең мәктәпнең электрон почтасына Уралдан, Себердән, Ерак Көнчыгыштан дистанцион предмет олимпиадаларында, конкурсларда катнашыгыз дигән хатлар килә. Зур канәгатьләнү белән ярышларда катнашабыз, аларның "ерак" түгеллеген, ә безнекеләр икәнен аңлатырга тырышабыз. Патриотизм кәгазьдә генә түгел, ә гамәлдә булырга тиеш. Мәктәп бинасының икенче каты патриотик тәрбиягә багышланган плакатлар белән бизәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев