Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Бал кортларын закон яклый

Агросәнәгать фирмалары, фермерлык хуҗалыклары урнашкан җирләрдә бал кортларының гербицидлар, пестицидлар белән агулану очраклары булырга мөмкин, чөнки аларны куллану кагыйдәләре һәрвакыт үтәлми. Бу очракта умартачыларның хокукларын яклаучы кагыйдәләр һәм законнар бар. Мәсәлән, 1997 елның 19 июлендә "Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турындагы" 109 санлы Федераль закон, 2002 елның 1...

Агросәнәгать фирмалары, фермерлык хуҗалыклары урнашкан җирләрдә бал кортларының гербицидлар, пестицидлар белән агулану очраклары булырга мөмкин, чөнки аларны куллану кагыйдәләре һәрвакыт үтәлми.

Бу очракта умартачыларның хокукларын яклаучы кагыйдәләр һәм законнар бар. Мәсәлән, 1997 елның 19 июлендә "Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турындагы" 109 санлы Федераль закон, 2002 елның 1 февралендә РФ баш санитар табибы тарафыннан расланган Сан Пин кагыйдәләре һәм башкалар. Моннан тыш, пестицидлар белән эшләүчеләрнең җирле җәмәгать һәм шәхси умартачыларны 4-5 көн алдан массакүләм мәгълүмат чаралары аша үсемлекләрне саклау өчен файдаланылучы чараларның характеры, сроклары һәм куллану чикләре турында кисәтү таләп ителә.

РФ Гражданлык Кодексының 15 маддәсе нигезендә, зыян күргән зат үзенә китерелгән матди зыянны тулы күләмдә кайтартуны таләп итә ала. Хокуклар бозылган очракта, материалларны рәсмиләштергәндә белгечләр катнашуы мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев