Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Чаңгычыларыбыз Минзәлә данын якладылар

Байлар Сабасында мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә торган район командалары арасында йомгаклау чаңгы ярышы узды. Минзәлә районының данын безнең команда : остазыбыз Лилия Петрова җитәкчелегендә 1 нче мәктәп укучылары Руслан Петров, Роман Давлетбаев, Екатерина Муринова һәм бу юлларны язучы Индира Хәмитова якладык. Эстафетада безгә тиңнәр булмады, шәхси зачетта да бер...

Байлар Сабасында мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә торган район командалары арасында йомгаклау чаңгы ярышы узды.

Минзәлә районының данын безнең команда : остазыбыз Лилия Петрова җитәкчелегендә 1 нче мәктәп укучылары Руслан Петров, Роман Давлетбаев, Екатерина Муринова һәм бу юлларны язучы Индира Хәмитова якладык.

Эстафетада безгә тиңнәр булмады, шәхси зачетта да бер алтын, бер көмеш медальләр алып без республикада беренче урынга чытык.

Яшьтәшләребезнең "Сез Казаннанмы әллә?"-дигән сорауларына без горурланып: "Без Минзәләдән" - дип җавап бирсәк, "Ә кайсы спорт мәктәбеннән?" - дигән сорауга җилкәләрне генә җыерып җавап бирергә туры килде. "Бик ерактан икәнсез, ә нинди автобус белән килдегез?" - дигәч, кыенсынып кына остазыбызның җиңел машинасы ягына күрсәттек.

Остазыбызның тырыш хезмәте безгә Минзәлә данын республика күләмендә тагын бер баскычка күтәрергә ярдәм итте.

Кызганычка каршы, без мондый рәхмәтне балалар белән шөгыльләнергә тиешле җаваплы башка җитәкчеләргә әйтә алмыйбыз, чөнки алар тарафыннан бернинди игътибар сизмәдек. Бөтен кеше дә балалар күңелендә чаңгы эзләре кебек тирән һәм якты эзләр калдыра алмый шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев