Эшсезләр рәтендә хатын-кызлар күбрәк
Агымдагы елның 1 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 69 эшсез кеше теркәлгән булган. Өч ай эчендә эш табарга теләүчеләр саны тагы арткан. Бүген 85 эшсез исәптә тора, шуларның яртысыннан күбесе - хатын-кызлар. Беренче квартал периодында үзләренә эш табарга ярдәм итүләрен сорап 70 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 19 ы...
Агымдагы елның 1 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 69 эшсез кеше теркәлгән булган. Өч ай эчендә эш табарга теләүчеләр саны тагы арткан. Бүген 85 эшсез исәптә тора, шуларның яртысыннан күбесе - хатын-кызлар. Беренче квартал периодында үзләренә эш табарга ярдәм итүләрен сорап 70 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 19 ы эш тапкан.
Районда эш тәкъдим итүче оешмалар биргән мәгълүматлар буенча, күпчелек тәләп ителә торган һөнәр ияләре түбәндәгеләр: администраторлар, Д, С категорияле машина йөртүчеләр, авыл хуҗалыгы инженеры, зоотехник, кондитер, пешекче, укытучы, клуб мөдире, балта остасы, эретеп ябыштыручы, экспедитор, полиция хезмәткәрләре. 10 минзәләле пешекче һәм чәчтараш һөнәре буенча белем алган, - дип хәбәр итә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Самигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев