Фигуралы шуучы Аделина Сотникова Россия өчен чираттагы алтын медальне яулады
Кичә, 20 февральдә, Россия спортчылары өчен, хәер барлык россиялеләр, шул исәптән барлык спорт сөючеләр өчен дә, бердәнбер шатлык ул фигуристка Аделина Сотникованың җиңүе булды. Россиялеләргә шуу җиңел булмады, чөнки көндәшләре кемнәр иде бит. Алтын медальгә японка Мао Асада, америкалы Эшли Вагнер, Көньяк Кореядан Ким Ю На һәм итальянка Каролина Костнер...
Кичә, 20 февральдә, Россия спортчылары өчен, хәер барлык россиялеләр, шул исәптән барлык спорт сөючеләр өчен дә, бердәнбер шатлык ул фигуристка Аделина Сотникованың җиңүе булды.
Россиялеләргә шуу җиңел булмады, чөнки көндәшләре кемнәр иде бит. Алтын медальгә японка Мао Асада, америкалы Эшли Вагнер, Көньяк Кореядан Ким Ю На һәм итальянка Каролина Костнер дәгъва итте. Әмма алар фонында 17 яшьлек мәскәүле Сотникова үзен тыныч тотты сыман тоелды. Алдагы көнне ул кыска программада, ә кичә ирекле программада искитмәле шуды, кем әйтмешли, мөмкин булмаганның барысын да эшләде һәм Россия тарихында беренче буларак хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча Олимпиада җиңүчесе булды. Аделинаны хәтта 2010 елгы Олимпия чемпионкасы Ю-На Ким да үткәрә алмады, ул икенче урынга калды, өченче урында - итальянка Каролина Костнер. Аделинаны иң беренчеләрдән булып РФ спорт министры Виталий Мутко котлады.
Иң яшь фигуристкаларның берсе - Екатеринбургта укучы 15 яшьлек Юлия Липницкаяга беренче урынны алмасмы дип өметләр баглаган идек. Юлия дә, аның өчен җан атып утыручылар да кызганыч: ул җиңүчеләр пьедесталена күтәрелә алмады. Баллар саны буенча Юлия бишенче урында калды. Виталий Мутко Юлиянең дә яхшы чыгыш ясавын билгеләп үтте, әмма ул бөтен көчен алтын медаль яулауга ирешкән команда чыгышында калдырды, дип өстәде ул.
Сан
21 февральгә булган мәгълүматларга караганда, Россия спортчылары барлыгы 23 медаль яуладылар: 7 алтын, 9 көмеш һәм 7 бронза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев