Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Җиңүнең сүнмәс яктысы

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышлап үткәрелгән бәйрәм концерты әнә шулай дип аталган иде. Бәйрәм концерты быел да район мәдәният йортына ветераннарыбызны гына түгел, шәһәребездә яшәүчеләрнең олысын да, кечесен дә җыйган иде. Залда утыручыларны бәйрәм белән район хәрби комиссары Сергей Владимиров котлады. Район мәдәният йорты һәм сәнгать мәктәбе коллективлары,...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышлап үткәрелгән бәйрәм концерты әнә шулай дип аталган иде.

Бәйрәм концерты быел да район мәдәният йортына ветераннарыбызны гына түгел, шәһәребездә яшәүчеләрнең олысын да, кечесен дә җыйган иде. Залда утыручыларны бәйрәм белән район хәрби комиссары Сергей Владимиров котлады.

Район мәдәният йорты һәм сәнгать мәктәбе коллективлары, район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән, район ветераннар хоры, мәктәп һәм уку йортлары чыгышлары белән тулыландырылган концерттан һәрбер тамашачы канәгать калды: моны һәрбер чыгышның көчле алкышларга күмелүе исбатлады. Сәхнәдә, шулай ук арткы планда экранда концерт программасына бәйле рәвештә сугыш чоры чагылдырылган эпизодлар күрсәтелүе чыгышларны тагын да көчәйтеп җибәрде. Күңелләрдә җан өшеткеч, авыр сугыш чоры яңарды, күзләргә яшь килде.

Концерт Ватаныбыз тынычлыгы өчен сугышта башын салган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алу белән тәмамланды. Иң ахырдан кечкенә балаларның залга узып аллы-гөлле шарлар очыруы, гүя, Бөек Җиңүнең сүнмәс яктысы - бүгенге тыныч тормышның чагылышы иде. Бу мизгелләрдә һәркем илебездә тынычлык тантана итүен, мондый сугышларның беркайчан да кабатланмавын теләгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X