Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Иреңнең хыянәт итәме, юкмы икәнен нинди билгеләрдән белеп була?

“Иремнең кесә телефонын беркайчан да тикшергәнем юк иде. Гаиләдә бер-береңә ышанычтан да кадерлерәк нәрсә юк, дип саныйм. Тик беркөнне ирем эштән кайткач, кесә телефонын диванга атып калдырды да үзе аш бүлмәсенә чәй эчәргә китте. Мин телевизор карап утырам. Шулчак телефонга: “Кайчан киләсең?” – дигән смс-хәбәр килеп төште.

Ире­мә “сәлам хат”ын укуым турында сиз­дер­мәдем, әлбәттә. Бәлки, юкка шикләнәмдер, дип уйладым. Көннәрнең берендә тагын бер смс-хәбәргә тап булдым. Анда: “Иртәгә кө­тәм”, – дип язылган иде. Ә бит ирем моңа кадәр генә иртәгә дуслары белән очрашырга җыенуы турында кисәтте. Сулга йөри башлаган дияр идең, үз-үзен тотышында үзгәреш тә сизелми. Иреңнең хыянәт итәме, юкмы икәнен нинди билгеләрдән белеп була?" Айсинә Д. Чаллы (редакциягә хаттан).

 

Статистика мәгълүматларына караганда, ир-атларның 80 проценты сөйгән ярларына бер тапкыр гына булса да хыянәт итә. Уңган-булган хатын-кызларга да моның белән килешәсе генә. Бел­гечләр ирләрнең сулга йөрүе­нең сәбәпләрен дә ачыклаган. Арада иң еш күзәтелгәннәрен тәкъдим итәбез:

 

– Көчле затларны, барыннан да бигрәк, тормыштагы бертөр­лелек туйдыра.

– Кайберәүләр үзләренең нәр­сәгә сәләтле икәнен күрсәтү өчен чит-ятларга күз сала башлый. Еш кына эш урынында уңышка ирешә алмаганнар мондый адымга бара икән.

– Хыянәт гап-гади очраклылык булырга мөмкин.

– Ир-ат хатынына үч итеп тә сулга йөри.

– Сөяркәсе булган дусты начар йогынты ясарга мөмкин. Башкаларга яраганны, миңа ник тыелган ди?

 

Иреңнең хыянәт итәме, юкмы икәнен нинди билгеләрдән белеп була?

 

Үз-үзен тотышы

 

Ир-атның үз-үзен тотышында үзгәрешләр барлыкка килү бик шикле: ир үзен артык мөстәкыйь тота башлый яки киресенчә үз эченә бикләнә. Сулга йөрүчеләр арасында артык йомшак күңел­легә әйлә­неп китүчеләр дә байтак, ди. Шул рәвешле гаепләрен “төзәтмәк­че­ләр”. Үз-үзен карау да көчәергә мөмкин: яңа кием-салым сатып ала, гел көзге ти­рә­сендә бөтерелә. Кайвакыт ир балалыкка кайткан кебек була – хатынына төрттерә, озак кына карап тора, үпкәли. Кыскасы, үзен сәер тота.

 

Ризасызлык белдерә

 

Ир-атка әле хатынының хушбуй исе, әле чәч киселеше ошамый башлый. Хатыны кочаклаганда яки үпкәндә, үзе дә сиз­мәс­тән, йөзен чытуы да – бик шикле билге. Кичен ашарга аппетиты булмау – шулай ук, хыянәтчеләргә хас күренешләр. Тик көн-төн кәнфит ашап, билегез юаная башлавын сиздергән ирегезне сулга йөрүдә гаепләргә ашыкмагыз. Гаиләдә низаг килеп чыкмасын дисәгез, үзегезне гел контрольдә тотарга туры киләчәк.

 

Айгөл түгел, песием

 

Баксаң, хыянәтче ир-ат хатынына исеме белән дәшми башлый икән. Ул нинди дә булса кушамат уйлап таба. Мәсәлән, песием, кадерлем, чәчәгем һәм башкалар. Ялгыш сөяркәнең исеме белән дәшүдән куркып эшли ул моны.

 

“Машина – минеке, иннек – юк”

 

Ялганлау – хыянәт итүнең ачык­тан-ачык билгесе. Ир-ат көнаралаш кичләрен “дуслар белән” була икән, шикләнергә сәбәп бар. Машинада чәчәкле яулык, иннек тапсаң, алдакчыны тыңлап торуы да артык анысы. Тик бөтен ирләр дә беркатлы түгел бит, сулга йөрүләрен бик катлы итеп яшерергә дә мөм­киннәр.

Санап кителгән билгеләр ха­тын-кызларга да кагыла, әлбәттә. Психологлар тагын бер нәрсә турында искәртә: чит-ятка гашыйк булу гүзәл затларга килешә, ди­гәннәр. Мондый хатын-кызлар яшәреп китә, хол­кы үзгәрә, гому­мән, чәчәк ата башлый. Ә ирләр киресенчә, кара болытка әйләнә. Өстәвенә сулга йө­ри башлау белән хатын-кыз тә­мам башын югалта, шуңа күрә нәрсә эш­ләгәнен аңлап та бетерми, ирләр исә көн-төн киләчәк турында уйлый башлый. Хәер, һәр икесе дә яхшыга түгел.

 

Хакыйкать

 

Белгечләр әйтүенчә, сулга йөри башлаган ир-ат ярты ел эчендә гаиләсеннән китмәсә, ахыр чиктә хыянәтче йөз ирнең нибары сигезе генә хатыны һәм балаларын ташлаячак. Моны ирләрнең кискен ү­згәрешләр яратмавы белән аңлатканнар.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Ватаным Татарстан

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев