Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Кадрәклеләр басуларны ашлауга зур игътибар бирәләр

"Мензелинские зори" агрофирмасы Калинин хуҗалыгында без язгы кыр эшләрен, башка еллардагыча, шартын китереп, "бисмилла "әйтеп башлап җибәрдек,-ди Илдар Әкбәров. Хуҗалыкның матди-техник мөмкинлекләре зур.Язгы кыр эшләренә кырыкка якын техника әзерләнгән. Бөртеклеләр чәчүне биш агрегат, шул исәптән заманча ике чәчү комплексы, бер "Амазоне" алып бара. Аларның җитештерүчәнлеге шактый югары-сменага 100 гектар. Кызу...

"Мензелинские зори" агрофирмасы Калинин хуҗалыгында без язгы кыр эшләрен, башка еллардагыча, шартын китереп, "бисмилла "әйтеп башлап җибәрдек,-ди Илдар Әкбәров.

Хуҗалыкның матди-техник мөмкинлекләре зур.Язгы кыр эшләренә кырыкка якын техника әзерләнгән. Бөртеклеләр чәчүне биш агрегат, шул исәптән заманча ике чәчү комплексы, бер "Амазоне" алып бара. Аларның җитештерүчәнлеге шактый югары-сменага 100 гектар. Кызу чорда вакыт белән исәпләшмәүче механизаторлар өчен монысы да чик түгел.

Басуга ашлама кертүдә Кадрәк бригадасы механизаторлары аеруча зур тырышлык күрсәтәләр. Көзге культураларны өстәмә тукландыру өчен хуҗалыкка 560 тонна күләмендә аммиак селитрасы кайткан. Уҗым культуралары бер гектарга бер центнер исәбеннән тукландырыла. Хуҗалык агрономы Илдар Әкберов МТЗ-1221 тракторында Амазоне белән бодай басуына ашлама кертүдә Айдар Хуҗин, Юрий Юзманов, ашлама салучылар Эдуард Овчинников, Сергей Петров, КамАЗ шоферы Фәнил Фәтхуллин, К -744 тракторчысы Әнәс Фәттахов, Т-150 К тракторы белән ашлама бушатучы Александр Петров, Амкадор белән ашлама төяүче Илдар Бикмурзинның фидакарь хезмәтен исемләп билгеләде. Ул шулай ук дым каплатуда ХТХ-215 тракторында хезмәт куючы Зирәк Мияссаров, Рәфкат Хикматуллин,Нәгыйм Солтанов, Илнар Ибраһимов, МТЗ 1221 тракторчылары Айрат Талипов, Валерий Смородинов, "Класс" тракторчысы Виктор Петровның яхшы эшләүләрен ассызыклап үтте. Хуҗалыкта чәчү орлыгы да инкрустацияләнә, бу эштә аталы-уллы Владислав һәм Артур Кириллов армый-талмый хезмәт куялар, алар барлыгы 800 тоннадан артык орлыкны агуладылар.

Сан

Хуҗалыкның 16800 гектар сөрүлек җирләре бар, шуның 4800 гектарына көзге культуралар чәчелгән, быел яз 10 мең гектарына сабан культуралары чәчеләчәк.

Рәсемдә: механизаторлар Айдар Хуҗин, Юрий Юзманов бу көнннәрдә көзге бодай чәчүлекләренә ашлама кертү белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев