Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

КФХлар ассоциациясе эшчәнлеген ничек активлаштырырга

Яңа Маҗын авыл җирлегендә узган авыл җыенында эшмәкәр Владимир Урошников (фотода )КФХ эшчәнлегенә кагылышлы кызыклы гына фикерләре, тәкъдимнәре белән уртаклашты. 2013 елда ул, эшчәнлеген башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итү программасында катнашып, 1 млн 500 мең сум күләмендә грантка ия була , моннан тыш 600 мең сум кредит ала. Шушы средстволарга...

Яңа Маҗын авыл җирлегендә узган авыл җыенында эшмәкәр Владимир Урошников (фотода )КФХ эшчәнлегенә кагылышлы кызыклы гына фикерләре, тәкъдимнәре белән уртаклашты.

2013 елда ул, эшчәнлеген башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итү программасында катнашып, 1 млн 500 мең сум күләмендә грантка ия була , моннан тыш 600 мең сум кредит ала. Шушы средстволарга фермерлык эшчәнлеген башлап җибәрергә авыл хуҗалыгы техникасы, җир эшкәртү агрегаты, чәчүлек орлык сатып ала. Башка җирлектән, дәүләт фондыннан түгел, элек сатып алган бер кешедән арендага 800 гектар җир алырга мәҗбүр була. Эшчәнлеген үстерү өчен тагын 100 гектар җир таләп ителүе турындагы гозерен белдерде.

Эшмәкәрнең теге яки бу проблема килеп туганда таяныр өчен районда КФХлар ассоциациясе эшчәнлеген активлаштырырга, "Татнефть"тән алынган техникадан шушы ассоциация каршында мехотряд оештырырга иде дигән һәм башка теләк-фикерләре турында "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 4 февраль санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев