Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Күркәм бәйрәмнәр

Әле берничә генә көн элек, 25 мартта мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән иде. Бу уңайдан "Минзәлә" ММҮгә Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салаховтан котлау телеграммасы алынды. Анда түбәндәге юллар бар: "Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз! Мәдәният хезмәткәре көне безнең җәмгыятьнең бөтен катлавына кагыла....

Әле берничә генә көн элек, 25 мартта мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән иде. Бу уңайдан "Минзәлә" ММҮгә Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салаховтан котлау телеграммасы алынды. Анда түбәндәге юллар бар:

"Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!

Мәдәният хезмәткәре көне безнең җәмгыятьнең бөтен катлавына кагыла. Бу театр, музей, китапханә, клуб, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре көне генә түгел, ә бу көнне безнең белән мәдәни-массакүләм чараларның күпсанлы тамашачылары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, укучылар һәм музейга йөрүчеләр, мәдәни кыйммәтләргә битараф булмаучылар да бәйрәм итә. Барыгызны да бу күркәм бәйрәм белән котлыйм, эшегездә зур уңышлар, күңел көрлеге, сәламәтлек телим"

Бүген, 27 мартта, Халыкара театр көне. Район башлыгы Айдар Салаховның театр коллективын һәм ветераннарын котлавында түбәндәге тәбрикләү сүзләре бар:

"Хөрмәтле артистларыбыз, театр хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Халыкара Театр көне белән кайнар котлыйм.

Илебездә 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Мәдәни тормыш тагын да җанлана төште, төрле мәдәни проектлар юл алды. Мәдәният кеше һәм җәмгыять тормышының мөһим өлешен биләп тора. Ул даими үсә баручы, алга отмтылучы тере организм. Минзәлә шәһәре һәм районы театрлы булуы белән икеләтә бәхетле. Биредә республикада һәм аннан читтәге өлкәләрдә дә танылган талантлы, зур шәхесләр иҗат итә.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Җаныгызда мәдәният учагын кабызырдай очкын янып торсын. Якты хыяллар уяткан яз бәйрәме барчагызга куанычлар алып килсен".

P.S. Мәдәният хезмәткәрләренә һәм Халыкара театр көненә кагылышлы материалларны "Минзәлә" -"Мензеля" газетасының 28 март санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X